1 апрельдә Әлмәттә экологик икеайлык башлана
Быел Әлмәттә экологик икеайлык 1 апрельдә башланып 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бу турыда видеоконференция режимында барган киңәшмәдә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров белдергән. 18 мартта ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары чыккан. 19 марттан 24 енә кадәр республика районнарында зона киңәшмәләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа