Әлмәт таңнары

Җылыны үзвакытында!

Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты рәисе М.Х.Салихов IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме икенче утырышында Президент Р.Н.Миңнехановның парламентка еллык юлламасы уңаеннан үзенең фикерләре белән уртаклашудан башлап җибәрде. Ул Рөстәм Нургалиевичның кыскалыкта осталык күрсәтеп, кырык минутка якын вакыт эчендә республиканың эчке һәм тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләрне билгеләвен ассызыклады....

Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты рәисе М.Х.Салихов IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме икенче утырышында Президент Р.Н.Миңнехановның парламентка еллык юлламасы уңаеннан үзенең фикерләре белән уртаклашудан башлап җибәрде. Ул Рөстәм Нургалиевичның кыскалыкта осталык күрсәтеп, кырык минутка якын вакыт эчендә республиканың эчке һәм тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләрне билгеләвен ассызыклады.
Киңәшмәдә төп мәсьәлә, алда торган төп бурыч буларак, торак йортларга, учреждениеләргә, предприятиеләргә җылы җибәрә башлау каралды. «Салкын көннәр инде башланды. Беренче чиратта балаларны тәрбияләү учреждениеләре җылылык белән тәэмин ителергә тиеш. Гомумән, бар җирдә дә җылылык үзвакытында җибәрелсен», - дип башкарма комитет җитәкчесе таләпне каты куйды. Ул шулай ук кыр эшләре, авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр оештыру, гаилә фермалары, алда торган сайлаулар, Өлкәннәр көнен уздыру, хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кебек мөһим мәсьәләләр уңаеннан үз күрсәтмәләрен бирде. Балаларны мәктәпкә йөртүче махсус автобусларның эшчәнлегенә аеруча кызыксыну белән, аерым тукталды һәм бу өлкәне тиешле службаларга үзгә контрольгә алырга чакырды. Киңәшмә ахырында агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров уздырган кече киңәшмәдә дә сүз Президент юлламасыннан башланды. Ришат Фазлытдинович Лаешта ТР Президенты катнашында узган хәйриячелек эшчәнлеге сораулары буенча Республика Советының күчмә утырышында да катнашкан. Ул үзебезнең җирлектә ятим балаларга игътибарны көчәйтергә, интернет-мәктәпләр эшчәнлеген күз уңыннан җибәрмәскә кирәклеген ассызыклады. Агымдагы атнада Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре Советының VIII уртак сессиясе дә узачак. Аңа әзерлек мәсьәләсе буенча да сүз алып барды Р.Әбүбакиров.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы 23-24 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак «Бердәм Россия» съездында делегат буларак катнашачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров