Әлмәт таңнары

Җинаятьчеләр тиешле җәзага лаек

Ай башында шәһәр службалары җитәкчеләре белән уздырыла торган айлык киңәшмәне Әлмәт муниципаль районы баш- лыгы Р.Әбүбакиров әле һаман да басуларда уңышның җыелып бет- мәвенә борчылуын белде- рүдән башлады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре әлеге җитешсезлектә ком- байннарның аз булуына күрсәтсәләр дә, район башлыгы төп сәбәп итеп, иң беренче чиратта, уңыш җыю кампаниясен...

Ай башында шәһәр службалары җитәкчеләре белән уздырыла торган айлык киңәшмәне Әлмәт муниципаль районы баш- лыгы Р.Әбүбакиров әле һаман да басуларда уңышның җыелып бет- мәвенә борчылуын белде- рүдән башлады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре әлеге җитешсезлектә ком- байннарның аз булуына күрсәтсәләр дә, район башлыгы төп сәбәп итеп, иң беренче чиратта, уңыш җыю кампаниясен тиеш- ле дәрәҗәдә оештыра алмауны атады. Быел "Союз-Агро" җәмгыяте та- рафыннан эшчәнлек сүл- пән барган. Әмма бик яхшы хезмәт куйган хуҗа- лыклар да бар. Алар 7 октябрьдә Казанга авыл хуҗалыгы көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарага чакырулы.
Район башлыгын шу- лай ук йортларга җылы- лык бирү мәсьәләсе дә борчый. Бүген барлык торак йортлар да җылы- лыкка тоташтырылмаган. Шуңа да торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә тиз арада проблема- ларны бетерү өстендә эшләү бурычы куелды. Киңәшмәдә авыл җирлек- ләрендәге чисталык, як- тырту җайланмаларының торышы уңаеннан да җаваплыларга күрсәт- мәләр бирелде. Р.Әбүба- киров яңа билгеләүләрне дә игълан итте. Әлмәт урманчылыгы директоры итеп Ф.Галимов, социаль иминият фондының 10 нчы филиалы директоры итеп Р.Нотфуллин билге- ләнгән.
Эшлекле киңәшмәдә төп доклад белән шәһәр прокуроры Р.Шакиров чы- гыш ясады. Рафаэль Мин- сәгыйтович шәһәр проку- ратурасының 9 айлык эшчәнлеге белән таныш- тырды. Шәһәрдә һәм районда әлеге чорда 1646 җинаять теркәлгән. Узган елның шушы вакыты белән чагыштыр- ганда әлеге сан 4,2 % ка арткан. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 507 не тәшкил итә (узган елның 9 аенда 301 булган), шул исәптән 11 үтерү, сәла- мәтлеккә бик нык зыян салуның 19 очрагы исәп- ләнә. Отчет чорында ба- лигъ булмаганнарга кара- та җенси яктан кылынган җинаятьләрнең аеруча артуы күзәтелгән. Әлеге юнәлештә ТР буенча СУ СКРның Әлмәт районара тикшерү бүлегенә 21 хәбәр кабул ителгән, тикшерүчеләр тарафын- нан 11 җинаять эше куз- гатылган, 1 се җинаять эше материалларына беркетелгән, 6 сы буенча җинаять эше кузгатуны туктату турында карар чыгарылган, 3 хәбәр эз- леклелек буенча тапшы- рылган. Р.Шакиров әлеге һәм башка хокук бозу- ларның гаилә-көнкүреш мәсьәләләре, эчкечелек нәтиҗәсендә килеп чыгуы- на басым ясады. Ул шулай ук балигъ булма- ганнарны көчләгән кеше- ләргә җәзаның катгый булмавын да ассызык- лады.
Чыгышта коррупция юнәлешендә алып барыл- ган эшчәнлек хакында да мәгълүмат җиткерелде. Быелның 9 аенда бар- лыгы 32 хәбәр теркәлгән, 13 җинаять эше кузга- тылган. Узган елның шу- шы чорында хокук саклау органнары тарафыннан 30 хәбәр теркәлгән булган. Гомумкүзәтү эшчәнлеге барышында ел башын- нан дәүләт һәм муниципаль служба, кор- рупциягә каршы торуга кагылышлы законнарны бозуның 175 очрагы ачыкланган. Алар буенча 38 административ эш кузгатылган, 117 күрсәтмә чыгарылган, нәтиҗәдә 122 урындагы зат дисциплинар җаваплы- лыкка тартылган, 1 җина- ять эше кузгатылган. Р.Шакиров хезмәт закон- нары һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге тикшерү нәтиҗәләре белән дә таныштырды.
Район башлыгы чы- гышка мөнәсәбәтен бел- дереп, җинаятьләр, аеру- ча балигъ булмаган балаларга карата кылын- ганнары арту җәмгыять- тәге иң зур проб- лемаларның берсе булу- ын әйтте һәм хокук саклау органнарының һәр факт- ны ачыклап, гаеплеләргә тиешле җәзалар бирү- ләренә ышаныч күрсәтте.
Эшлекле киңәшмәдә 9 ай нәтиҗәләре буенча гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында муниципаль район Сове- ты аппараты җитәкчесе В.Моисеев чыгыш ясады. Әлеге чорда документлар әйләнеше күләме 14873 не тәшкил иткән. Алар күпчелек торак, матди ярдәм күрсәтү, комму- наль-көнкүреш, шәһәрне һәм районны төзеклән- дерү, мәгариф мәсьәлә- ләренә кагыла. Барлык мөрәҗәгатьләр дә "Элек- трон хөкүмәт" система- сында теркәлеп бара.
Р.Әбүбакиров учреж- дение, служба җитәкче- ләренә үзләренең юнә- лешләрендә булган бар- лык сорауларны да тикшерергә, ачыклык кертергә кирәклекне ассы- зыклады. Шулай ук инфо- матлар хакында халыкка мәгълүмат бирү, эшләү тәртибен төшендерү зарурлыгын бәян итте.
Октябрь ае көзге эшләрне, кышка әзерлек- не тәмамлый торган чор. Муниципаль районда алып барылган торак йорт, "Бәләкәч" програм- масы буенча сафка кертелүче "Алсу" микро- районындагы балалар бакчасы төзелешләрен төгәллисе, юлларны тәр- типкә китерәсе бар. Район башлыгы яңа төзелгән торак йортларда фатир- лар сатылуның авырлык- лар белән баруын аларның өч бүлмәле, зур мәйданлы булуы белән аңлатып, киләчәктә өстен- лекне бер һәм ике бүлмә- леләргә бирү зарурлыгын әйтте.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров