Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

“Зәкят” хәйрия фонды катлаулы диагнозлы балаларны дәвалау курсы өчен чыгымнарны түли

2016 елдан бирле эшли торган фонд, беренче чиратта, ДЦП белән авырган балаларга ярдәм итә.

Соңгы өч елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды катлаулы диагноз куелган 156 авыру баланың дәвалау курсы өчен чыгымнарны түләгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.

“Зәкят” - авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Фонд 2016 елдан бирле үз эшен алып бара”, - дип сөйләде Айгөл Биктимирова.

Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2016 елда “Зәкят” фонды катлаулы диагноз куелган 39 баланың дәвалау курсы өчен чыгымнарны түләгән. 2017 елда андый балалар саны 57 булса, быелның 9 аенда бу сан алтмышка җиткән.

“Дәвалау өчен акчаны волонтерлар һәм мәчеткә килүчеләр ярдәмендә җыялар. Бүгенге көндә реабилитация үзәгендә йөзгә якын бала дәвалана. Сабыйларның күпчелеге ДЦПның катлаулы  формалары белән авыручылар. Гадәттә монда аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар килә”, - диде ул.

Фонд эшчәнлегендә волонтерлар ярдәм итә. “Алар өчен Диния нәзарәте  каршында волонтерлар корпусы эшли. Корпуста авыру балаларга ярдәм күрсәтү нияте белән мастер-класслар оештыралар. Хәйрия чараларын үткәрү дә волонтерлар катнашлыгында үтә”, - дип әйтте Айгөл Биктимирова.

 

Фото: Михаил Захаров, Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса