Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

“Зиннур” мәчетендә изге мәҗлес булды [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә мәчет-мәһәлләләрдә урак өсте - чыгарылыш кичәләре уза.

«Зиннур» мәчете каршында эшләп килүче «Гөлсинә» мәдрәсәсен быел 13 кеше тәмамлады. Чыгарылыш мәҗлесенә җыелган һәркем ул көнне «Зиннур» мәчетен бүгенгәчә яшәтеп килүче Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновка олы хөрмәтен белдерде.

Хәтерләсәгез, 2000 еллар башында кыска гына вакыт эчендә сафка баскан дини йорт ул «Зиннур» мәчете. Әле дә иң яхшы мәчетләрнең берсе санала. Монда иганәчеләрнең ярдәме дә зур. Моннан берничә ел элек мәчет каршында "Гөлсинә" мәчет- мәдрәсә бинасы да калкып чыккан иде. Әлмәт районында үз йортлары белән яшәүчеләр өчен бу чын-чынлап мөһим вакыйга булды. Озак еллар көтеп алынган мәһәллә ул. Биредә хәзер бөтен уңайлыклары булган тулы бер дини мәктәп эшли дип тә әйтеп була. Язилә, Тәскирә, Фәния, Алсу, Сания абыстайлар бер көнне калдырмыйча халыкка белем бирә.

- Мин менә әлеге мәдрәсәгә Тихоновкадан ук килеп йөрим. Язилә абыстай барысын да бик тәфсилләп аңлата. Мәчеткә өч ел йөрдек. Үз туган йортыбыз кебек ул хәзер. Шәкертләр белән исә бер гаилә кебек яшибез. Рухи яктан бик нык баедык. Бер сүз, бер дога белмичә килеп, инде үзебез дә укытырлык дәрәҗәдә белемнәр тупладык, -дип сөйләде Язилә абыстай төркеменнән Рәйсә ханым.
Быел мәдрәсәне тәмамлаучылар кунаклар, хәзрәтләр алдында имтихан да тотты. Килгән кунаклар да фарыз гамәлләр, намаз уку тәртипләре, ислам кануннары буенча гыйлем туплап китә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса