Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә бәйрәм вәгазеннән туры трансляция оештырылачак

24 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә. Ислам кануннары буенча бу көнне мөселманнар мәчетләрдә күмәк намаз укыйлар.

Әмма быел мәхәллә кешеләре арасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, мәчетләрдә бәйрәм догасы имамнар һәм мәчет хезмәткәрләре тарафыннан кылыначак.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөселманнарны тату һәм түзем булырга, йортларында намаз укырга һәм Ураза бәйрәмен гаилә белән каршы алырга чакырды.

- Хөрмәтле дин кардәшләр! Изге Рамазан ае тәмамланып килә. 24 майда без Ураза бәйрәме билгеләп үтәчәкбез. Мин сезне Аллаһы Тәгалә өчен, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге өчен өйдә калуыгызны һәм бу бәйрәмне гаилә белән билгеләп үтүегезне сорыйм,- диде имам-мөхтәсиб.

Шулай ук Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов шәһәрнең үзәк мәчетендә узачак бәйрәм вәгазеннән онлайн трансляция оештырылачагын да әйтте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса