Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Җыеп алган уңыштан гошер бирү кирәк

Бакчалардагы көзге муллыкны җыеп алып, кышка да кереп барабыз. Ә уңыш өчен шөкрана кыла беләбезме соң? Кайберәүләр үзем тырышып куйганга гына мул уңыш алдым дияргә ярата, уңышның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта.

Ә бит хакыйкатьтә җирдәге игеннәрне, яшелчәләрне үстерүче без түгел, ә Аллаһы Тәгалә. Без бары сәбәпче генә. Аллаһы Тәгалә: "Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр", - дип әйтте ("Ибраһим", 7 нче аять). Раббыбыз безгә шөкрана итү мөмкинлеге тудырып, үстергән уңышның бер гыйбадәтен - гошер чыгаруны булдырды. Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкәте. Гарәпчәдән (гошир) - уннан бере дигән сүзне аңлата. Димәк, без су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга бирергә тиеш булабыз. Әхмәтһади Максуди: "Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр", - дип язып калдырган. Димәк, нинди генә байлыкка ия булуга да карамастан, без үзебез җыеп алган уңыштан гошер чыгарырга тиеш. Бүгенге көндә гошер сәдакасын бирергә күпләребезнең мөмкинчелеге бар. Аллаһы Тәгалә "Тәүбә" сүрәсендә: "Сәдакалар - фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирергә Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче", - диде. Алда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Гошер сәдакасын мәчет-мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү тагын да хәерлерәк. Ни өчен дигәндә, җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп-бозылып исраф булуы бар.

Гошер сәдакасын бирү сәбәпле генә без үзебезнең малларыбызны пакьли, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Пәйгамбәребез с.г.в. болай дигән: "Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф-хәтәрләр төшмәс. Шулай эшләмәгән очракта корылык һәм ачлык белән сыналачаклар". Шуңа күрә корылык нәтиҗәсендә уңыш аз булды дисәк тә, без икенче ел уңышы өчен инде быел булганыннан гошер чыгарырга тиеш.

Ландыш Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса