Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Яулыклы кыз ике ут арасында

Әлмәт мөхтәсибәте сайтында (almet-islam.ru) ачылган яңа рубрикада Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, ТР көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сезнең сорауларга җавап бирүен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, теләге булган һәркем almet-islampress@mail.ru электрон почтасы аша яки Әлмәт мөхтәсибәтенең «ВКонтакте»дагы vk.com/almetislam рәсми сәхифәсендә шәхсән хәбәр җибәрү юлы белән үзен кызыксындырган сорауны бирә ала.

Авыз ачып иснәп куйганнан соң мөселманга нәрсә әйтергә кирәк?

- Иснәгән вакытта авызны кул белән ябарга, ә аннары «әгузе билләһи» дип әйтергә кирәк. Чөнки иснәү - ул шайтан вәсвәсәсе.

Авыз ачып иснәүдән котылырга түбәндәге дога ярдәм итә: иснисең килгәнен сизә башлау белән эчтән генә Мөхәммәд галиәйһиссәламгә салават әйтергә - «Аллаһуммә саллигалә Мөхәммәден вә галә али Мөхәммәд» дияргә кирәк.

Үз теләгем белән уразага кергән көнне мине тантаналы төшке ашка яки чәй эчү мәҗлесенә чакырдылар ди. Бу очракта нишләргә? Уразаны бозып, мине чакырган кешеләргә карата итагать күрсәтергәме? Я булмаса чакырудан баш тартыргамы?

- Әгәр кеше үз ихтыяры белән уразага керсә һәм ниндидер сәбәпләр аркасында аны бозарга туры килсә, ул моны эшли ала. Төшке ашка яки чәйгә чакырсалар да болай эшләү рөхсәт ителә. Тик аннары бу кешегә ирекле уразасын бозган көн өчен башка вакытта бер көн ураза тотарга кирәк булачак.

Минем әни мөселман киеменнән йөрүгә теше-тырнагы белән каршы. Бу хакта сүз башласам, орыш-талаш, күз яшьләре китә. Белүемчә, Аллаһы кушканнарга каршы килгән очракта әти-әниләрне тыңламаска да була. Тик әни белән араны бозасым килми, җитмәсә сәламәтлеге дә әйбәт түгел. Мин ул күрмәгәндә генә яулык бәйләп, аның янында салып йөрсәм, бу икейөзлелек булып саналмыймы?

- Юк, саналмый. Яман гадәттән кеше тора-бара гына арынган кебек, уңай әйберләргә дә кайвакыт вакытлар узу белән күнегелә. Әниегезгә кызының яңа образына күнегер өчен вакыт кирәк, әкренләп бар да җайланыр һәм үзара аңлашу хакимлек итә башлар. Иң мөһиме, ниятегез изге, максатыгыз дөрес булсын. Аңа таба кыю, әмма бу очракта эзлекле рәвештә барырга кирәк.

Әлмәт мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте тарафыннан әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса