Яңа мәчет төзеләчәк
Мөселман кардәшләр "Әлмәт" станциясе биләмәсендә җыен уздырды.
Ул яңа мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирүгә багышланган иде. Миңлебай станциясе имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Мусин һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җыелучыларга традицияләрне һәм бердәмлекне саклап калуда мәчетнең зур роль уйнавын билгеләп үттеләр. Мәчетләрнең рухи камиллеккә ирешүдә төп ярдәмче булуына да басым ясалды. Җыеннан соң имамнар намаз укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа