Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Уразаның саулыкка файдасы зур

Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә дә кердек. Уразаның тәнебезне савыктыру ягыннан үтемле булуын табиблар инде күптән дәлилләде. Табиблар сүзләренә караганда, ураза тотканда бавыр күзәнәкләре ял итә, артык күбәеп киткән холестерин кими. Күләме аз гына күтәренке булган очракта, кандагы шикәрнең микъдары да нормага кайта.

Ураза дәвамында уртача ике генә тапкыр ашау организмга зарар китерми. Аш эшкәртү системасына зур көч китермичә генә тукланган очракта бер зыяны да юк. Моның шартлары мөселманнар өчен язылган китапларда ук күрсәтелгән. Ашауга җавап буларак, үт куыгы уникеле эчәккә сыекча бүлеп чыгара. Бу сыекча ризык эшкәртүне җиңеләйтә. Шул ук вакытта үт суының даими чыгып торуы ул үт куыгы эчендә таш хасил булу мөмкинлеген киметә - бу организм өчен бик уңай хәл. Шул ук вакытта үт суы белән бергә холестерин да бүленеп чыга. Бу холестеринның бер өлеше яңадан үзләшә. Холестеринның яңадан үзләшүен эволюция күзлегеннән караганда, майлы ризык әз күләмдә ашалган вакытта кешенең организмына үз холестерины да җитеп тора. Холестерин кеше организмында күзәнәкләрнең тышчасын һәм күп гормоннарны төзекләндереп, синтезлап тору өчен кирәк. Шуңа да билгеле бер вакыт дәвамында ач торудан организмга бернинди зарар булмый.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса