Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ураза тоту - ул гөнаһлардан чистарыну

17 июньнән дөньяның барлык мөэмин-мөселманнары өчен изге Рамазан ае башланды. Бу уңайдан газетабыз журналисты Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очрашты.

- Фәһим хәзрәт, Рамазан аеның асылы нидән гыйбарәт?

- Әгүзе билләһи минәш-шайтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Уразаның максаты - тирәнтен рухи гыйлемгә ирешү. Ул кеше нәфесен барлык гөнаһлардан чистарта, ураза тәкъвалыкны арттыруга бер сәбәп булып тора.

Аллаһы Тәгалә иң башта безнең җаннарыбызны яраткан һәм дә табигате бик латыйф, күркәм, мөлаем җаннарыбыз Раббысын күреп гашыйк булган. Аллаһы Тәгалә җаннардан сораган: "Минме сезнең Раббыгыз?" Җаннар әйткәннәр: "Син безнең Раббыбыз". Шуннан Аллаһы Тәгалә нәфесне барлыккка китергән һәм әйткән: "Минме синең Раббың?" Нәфес җавап биргән: "Син - син, мин - мин". Төеп тә, яндырып-пешереп тә ул Раббысын танымаган. Бары тик 4 атна ашсыз-сусыз торганнан соң гына ул Раббысын таныган. "Син минем Раббым, ач кына калдырма", - дигән.

Җан тәннең бөтен өлеше, калбебезне тотып тора. Нәфес ике каш арасына урнаштырылган, ул үзенең вәсвәсәсен күңелгә салып тора. Аны бары тик ураза тотып кына "тәрбияләп" була. Бу вакытта ул зәгыйфьләнә, рухыбыз чистарып, агарып кала. Тәнебездә рухыбыздан килгән фикерләргә урын арта. Рамазан аенда үзеңне җиңү, эчке халәтеңне контрольдә тоту җиңеләя адәм баласына. Аның асылы да шуннан гыйбарәт.

Аллаһы Тәгалә үзенең бер хәдисендә әйтә: мин күкләргә, җиһанга, галәмнәргә сыймам, әмма мөэмин бәндәнең калебенә сыярмын, ди. Ә җан ул чиксез, мәңгелек. Кеше никадәр күбрәк Раббысына якынаерга тырыша, Аллаһы Тәгалә аңа шул тиклем күбрәк итеп үз рәхмәтен ачып сала. Рамазанны бәрәкәт ае дип тә йөртәбез. Бу вакытта, чыннан да, барыбыз үзен бәхетлерәк тоя, хис итә. Чөнки бу чорда күңелләребезгә коткы салучы шайтани затларга да богау салына.

- Ураза тотарга теләүчеләр рамазан аена ничек тә булса алдан әзерләнергә тиешме? Тиеш булса, ничек итеп?

- Рамазанга пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ике ай дәвамында әзерләнә, изге айга кавыштыруны сорап дога кыла торган булган. Шуңа күрә мөэмин-мөселманнар да Рамазан аена үзләрен алдан әзерләргә тиеш. Әзерләнү дигәндә ач торуны күз алдында тотмыйм, ә алдан ук күңелең, рухың белән көтеп, әзерләп, ниятләп тору дигән сүз. Тәнебезнең төзелеше шулай яратылган ки, башта фикеребез булырга тиеш. Ә тән фикергә буйсына. Уразабызның максаты - гыйбадәт. Адәм баласы Аллааһ кушкан әйберне гыйбадәт итеп үтәүгә әзер булып, фикере, күңеле, калебе белән карар кылырга тиеш. Ә инде ашау-эчүдән тыелып торуга килсәк, монысы бүген күпләргә таныш физик процесс.

- Быел ураза тоту вакыты аерата озын чорга туры килә бит...

- Әйе, дөрестән дә, быел ул көннең иң озын, төннең иң кыска вакытына туры килә. Бу чор Аллаһы Тәгалә хикмәте белән 30 елга бер тапкыр кабатлана. Ягъни мәсәлән, 30 ел элек тә мөселманнар өчен рамазан ае нәкъ шул вакытта башланган, 30 елдан соң да шулай башланачак. Башкача без быелгы уразаны сынау уразасы дип тә әйтәбез. Гомумән, Рамазан ае - ул үзе үк сынау ае.

Бу вакытта таң атканчыдан кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, ире - хатыны, хатыны - ире белән якынлык кылудан тыелып тору шарт. Әлбәттә, бу вакытта һәркем изге нияттә булып, савап эшләп калырга тырышырга тиеш. Тик иң башта ураза тотуның җиренә җиткереп башкарылуы шарт.

- Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең рамазан аена каралган махсус планнары да бар дип беләм...

- Әйе, бу шулай. Бу бер-береңә ярдәмләшү, булышу аенда мөхтәсибәт тарафыннан алдан төзелгән планыбыз бар. Аның кысаларында районыбызның халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтәчәкбез, иншалла. Һәр җомга барлык мәчетләрдә балаларыбыз ярдәмендә "Татлы ифтар" дип аталган акция уздырырга ниятләп торабыз. Барлык мәчетләрдә дә намазга килүчеләр, мохтаҗлар өчен авыз ачу мәҗлесләре булдырылачак. Кайдадыр ул мәчет каршында ачылган махсус бинада булса, кайдадыр палаткалар корып та табын әзерләргә җыенучылар бар. Моннан тыш фитра сәдакалары җыю һәм тарату эшләре үзәкләштерелеп эшләнәчәк.

- Бу мәҗлесләрне оештыруда теләге булган кешеләр дә үзләреннән өлеш кертә аламы?

- Һичшиксез, әйе. Ризыкландырырга өлеш кертәсе килгән кешегә ишекләр ачык, мәчетләргә мөрәҗәгать итсеннәр. Бу өлештән күпме кеше ашаса, шул кешеләр тоткан уразаның савабы изгелек кылучыларга да төшәчәк, иншалла. - Изге Рамазан ае башлану уңаеннан ниләр теләр идегез?

- 17 июньнән ахшам намазыннан соң барлык мәчетләребездә тәрәвих намазлары укылып, барыбыз тарафыннан да көтеп алган изге Рамазан ае башланып китте. Раббыбыз тарафыннан үзе яраткан адәми затларга бүләк итеп җибәргән бу ай барыбыз өчен дә сынау ае. Динебез кануннарына туры китереп, бу сынауны чын ихласыбыз белән, җиренә җиткереп үтәсәк ярар иде! Аллаһыбызны зурлап, калебебезне иман нуры белән тутырырга насыйп әйләсә иде. Моның өчен Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә изге Рамазан аеннан күпме кадәр өлешләнеп булса, шул чаклы савап алырга язсын. Раббыбыз алдан ук ниятенә кереп, чын ихласы белән ураза тотарга карар кылган бәндәләргә җиңеллекләрен бирсен, һәрбарчабызга изгелек эшләргә мөмкинлек бирүче ишекләрен ачсын иде.

Нәфесебезне зәгыйфьләндереп, барлык гөнаһларыбыздан арынып, чистарынып, рухларыбызны, җаннарыбызны агартып калдырырга мөмкинлек бирүче Аллаһының рәхмәте булган бу вакытның һәр сәгатен, һәр минутын бәяләп, асылын аңлап үткәрергә язсын.

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса