Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың: 27 майда ураза тота башлыйбыз

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: көннәрнең олугысы - җомга көндер, ул ике гает, Гарәфә, Гашурә көннәреннән дә олугтыр. Кичәләрнең олугысы - Кадер кичедер, айларның олугысы - Рамазан аедыр. Менә шушы айларның олугысы булган, дүрт изге айның берсе булган Рамазан шәрифкэ якынлаша­быз. Рамазан шәрифнең беренче көне - уразабызның башы. Рамазан ае үзе...

Нәрсә соң ул ураза? Ни өчен без аны тотабыз? Кемгә кирәк ул? Без уразаны Аллаһ ризалыгы өчен дип тотабыз. Ул мөселман кешеләргә ураза тотуны фарыз итте. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең «Әл-Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә:

«Иәә әййүһәә-лләзиинә әәмәнүү күтибә гәләйкүмү- ссыййәәмү кәмәә күтибә гәләә-лләзиинә миң кабеликүм лә- гәлләкүм тәттәкууун» - Әй, иман китергән бәндәләр, сездән элекке кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды, дип, уразаның фарызлыгын белдерде. Аллаһ Рабыббыз Коръәни Кәримдә бәндәләргә төрлечә эндәшә. Ә менә монда, ураза турысында әйткәндә, «Әй, иман китергән кешеләр», - дип эндәшә безгә. Чөнки Аллаһ Раббыбыз белә: иман китер­мәгән, иманы зәгыйфь кешенең ураза тотарга көченнән килми. Кайберәүләр, вакытым юк, ди, кайберәүләр, эшем күп, ди, юк сылтауны бар итә. Без: «Ләәә иләәһә илләлаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», - дип үз иркебез белән иман китереп, иман кәлимәсен әйткәч, мөселман булабыз. Шуннан соң безнең өсте­безгә иманны яхшы белү, биш вакыт намаз, елга бер ай ураза, зәкят, хаҗ шикелле фарызлар йөкләнә.

Ураза - шушы фарызларның берсе. Үзен мөселман дип таныган кеше, әлбәттә, ураза тотарга тиеш. Сәламәтлеге өчен, ябыгыр өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, дип. Әгәр без уразабызны шулай тотсак, Хак Тәгалә безнең уразаларыбызны кабул итеп, ураза гыйбадәтеннән җибәрсә, калганын Раббыбыз үзе белүче. Әгәр без сәламәтлегебезне генә уйласак яки авырлы­гыбыз кимесен, дип кенә ураза тотсак, моның файдасы фәкать дөньялыгыбыз өчен генә була. Аллаһ сакласын. Кеше күрсен, кеше мине ураза тота икән, дип әйтсен, дип кенә йөрсәк, моны­сы бигрәк тә гөнаһлы.

Әдам баласының асылы ике асылдан гыйбарәт. Аңарда нәфес бар - хайвани асыл һәм акыл, аң бар - фәрештәләрдән кил­гән асыл. Әдәм баласының бөтен яшәеше шушы ике асылының көрәшеннән гыйбарәт. Гомер буе әдәм баласының нәфес белән аңы көрәшә. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә, «Әт-Тин» («Инҗир агачы») сүрәсенең 4 нче аятендә болай ди:

«Ләкаде халәконәл-иңсәәнә фии әхсәни тәкүииим» - Мин акыл биреп, сезне бөтен мәхлукаттан өстен иттем, - дип игълан иткән иде. Кем үзенең акылы белән, аңы белән нәфесен җиңә алса, ул кеше Аллаһ Тәгалә хозурында фәрештәләрдән дә өстен булыр, һәм шушы сүрәнең 5 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз:

«Сүммә радәденәәһү әсфәлә сәәфилииин», - ди. - Мин кайберәүләрне түбәннән дә түбән төшерермен, - ди. Бу кешеләр кемнәр? Бу кешеләр - нәфесләрен акылларыннан өстен куючылар. Болар - өстенлекне нәфескә биргән кешеләр, һәм алар, - Аллаһ Раббыбыз әйтте: «Сүммә радәденәәһү әсфәлә сәәфилиин» - Түбәннең дә түбәненә, хайваннан да түбәнгә тө­шәрләр, - дип. Без үзебезнең тормышыбызда моның мисалын ачык күрәбез. Күрәбез бит йөргәндә: дуңгыздан да, хайваннан да яманрак булып аунап яткан кешеләрне. Балаларына, әти- әниләренә кул күтәргән кешеләрне. Менә бу - хайваннан да түбән төшү түгелме? Бер генә хайван да баласын каһәрләми. Бер генә хайванның баласы да яшь вакытта ата-анасын каһәр­ләми. Бер генә хайван да баласын үтерми. Без үзебезнең бозык­лыгыбыз белән, нәфес артыннан кууыбыз белән түбәннән дә түбән баскычка'төшәбез. Әмма Аллаһның шушы Рамазан ае, ураза (ул - гарәпчә тыелып тору дигәнне аңлата) безгә үзе­безне нәфесебездән өстен икәнебезне, аны җиңә алуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу - җиһад ае, мөселманнар өчен җиһад ае, аларның үз нәфесләре белән көрәшү ае.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), Бәдер сугышында җиң­гәннән соң, сәхабәләргә әйтте: Йә, сәхабәләрем, кече җиһадны җиңдек, олы җиһадны җиңәсебез калды, - диде. Сәхабәләр: йә, Расүлүллаһ, шушыннан да олы җиһад ул нинди? - дип сорыйлар. Пәйгамбәребез әйтте: безнең һәркайсыбызның нәфесе бар, әгәр без шушы нәфесебезне җиңсәк, олы җиһадта җиңүчеләр булырбыз. Бәдер сугышында бер мөселманга каршы өч кяфер сугыш­ты. Мөселманнар 300 дэн әз генә артык иде, кяферләр меңгә якын иде. Сугышта мөселманнар зур өстенлек белән җиңеп чыктылар. Аннан соң тарихта бик күп сугышлар булды: Бөек Ватан сугышын гына искә алсак та, анда Курски дугасындагы, Мәскәү янындагы, Сталинград янындагы сугышлар… Бу сугыш­ларда ике яктан да каршы торучы көчләрнең нисбәте тигез иде. Йә булмаса, бер якта әз генә өстенлек бар иде. Ә менә Бәдер сугышында үзләреннән өч тапкыр зуррак көчкә ия булган, ях­шырак коралланган гаскәрне җиңеп чыктылар мөселманнар, һәм шушыннан соң Пәйгамбәребез: кече җиһадны җиңдек без, олы җиһадны җиңәсебез калды, - диде. Димәк, мөселман өчен, тормышын куркыныч астына куеп, өч кяфергә каршы сугышуга караганда, үзенең нәфесе белән көрәшүне Пәйгамбәребез зуррака куйды. Рамазан ул зур җиһад ае санала. Рамазан ураза­сы - тәнне азаплау, үзеңне азаплау түгел, ул - олуг гыйбадәт. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә «Әлү Гимран» сүрәсенең 133 нче аятен:

«Үә сәәригү иләә магфиратим-мир-раббикүм үә- җәннәтин гәрдуһәә-ссәмэәүәәтү үәл-арду үгиддәт лил- мүттәкиийн» - Яхшылык эшлэргә ашыгыгыз, тәүбә кылыр­га ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз, - диде. Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үзебезнең күңелебезне, кальбебезне чистартырга, яхшы сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене сөйләмәскә, ялганла­маска тырышырга кирәк.

Пәйгамбәребез әйтте: сезнең ач торуыгыз беркемгә дә ки­рәк түгел: Аллаһ Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебез­не - начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан саклый алмасак, гайбәттән тыела алмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала, - диде. Аның Аллаһ Тәгалә каршын да, бән­дәләр каршысында да кыйммәте булмаячак. Сәхәр ашап, көне буе хәләл булган икмәк белән судан да тыелып торуыбыз безгә ураза икәнебезне искә төшереп тору өчен генә кирәк. Ураза икә­нен исенә төшергәч, кеше үзен бөтен төр бозыклыктан сакларга тиеш. Уразаның асылы - кешенең яхшылык эшләргә омтылуы, аның яхшы сүз белән, бер-берсенә яхшы мөгамәлә белән булы­шуы, кешенең бер-берсе турында кайгырту, бер-берсе турында яхшы сүзләр әйтүе, бер-берсен гафу итүе.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә, «Әлү Гимран» сүрәсе­нең 134 нче аятендә әйтә:

«Үәл кәәзыймиинэл-гайзә үәл-гәәфиинә гәниннэәси үәллааһү йүхиббүл-мухсинииин» - Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһ Тәгалә каршын­да сөйкемле бәндәләрдән булырсыз, - диде. Ураза вакытта, Рамазан аенда без шушыңа: гүзәл әхлакка, гүзәл холыкка ире­шергә тиешбез. Кайберәүләребез кемгәдер үпкәләп йөргән икән, ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алсын.

Хәтта безгә ниндидер начарлык эшләгән кешеләр турында да без яхшы сүзләр генә сөйләргә тиеш. Яхшы сүз сөйләргә көчебездән килмәсә, аларның начар гадәтен әйтми тору яхшырак.

Бәлки хәләл икмәкләрдән, хәләл сулардан тыелып, теллә­ребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе саф йөрү бә­хетенә ишерербез. Ел буе гайбәткә кермичә. Ел буе. Чөнки мөселманга гайбәт сөйләү дә, кешегә зыян кылу да хәрам эш булып санала. Рамазан аебыз - айларның солтаны, айларның патшасы, мөэмин-мөселманнарга чистарынырга мөмкинлек биргән ай. Кыямәт көнендә әдәм балалары яңадан кубарылгач, алар ач булыр, эчәселәре килер, ди. Без бу дөньяда кайсыбыз кырык ел, кайсыбыз илле, сиксән, туксан ел, кайсыбыз егерме ел яши. дөньяда яшәгәнебез өчен Аллаһ Тәгалә хозурына барып илле әям җавап бирәсебез бар.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә:

«һүүә-лләзии җәгәлә ләкүмүл-арда зәлүүләң фәмшүү фии мәиәәкибиһәә үә күлүү мирризкиһ, үә иләйһи-ннүшүүр» («Әл-Мүлк» сүрәсе, 15 нче аять) - Бу җирдә яшәгез, кәсепләр итегез, эшләгез, әмма Аллаһ хозурына барасыгызны онытма­гыз, - дип боера. Без Рамазан шәрифтә үзебезнең Аллаһ хозу­рына барасыбызны бигрәк тә еш исебезгә төшерергә тиеш. Аның каршында җавап тотасыбыз бар. Бер әям меңәр елга тиң, диелгән. Илле мең ел Аллаһ хозурында җавап тотасыбыз бар, дөньяда яшәгән кыска гына гомеребез өчен. Әдәм балалары каберләреннән ашыйсылары килеп, гаҗиз булып кубарылырлар.

Шул вакытта Рамазан ае әйтер, ди: йа, Раббым, менә бу бәндәң мине, Рамазан ае, дип хөрмәтләде, мине, Рамазан аен, муафыйк рәвештә үткәрде. Бүтән кешеләр ашап-эчеп йөргәндә аның иреннәре сусаудан ярылган иде, йөзләре ачлыктан сар­гайган иде. Йа, Раббым, шушы бәндәңнең тамагын тук ит, дип, Аллаһтан сорар, ди. һәм Хак Тәгалә фәрештәләргә боерык би­рер, ди: йә, фәрештәләрем, шушы бәндәмнең тамагын тук ит, - дияр. Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш ис белән кубарылырлар, фәрештәләр аларның тамагын туйды­рып, сөаль вакытында, сөаль мәйданында алар ачлык һәм эчәсе килүнең нәрсә икәнен белмәсләр.

Без ундүрт-унбиш яшьләребездә балигъ булсак, 75 яшькә кадәр дөньяда йөрсәк, 60 ел безгә ураза фарыз була. 60 елга без алтмыш ай көндез ашамыйча торабыз. Бүтәнчә әйткәндә, биш ел без Аллаһ ризалыгы өчен, дип, көндез ашаудан ваз кичәбез. Аллаһ Раббыбыз исә безне кыямәт көнендә илле мең ел буе, сө­аль мәйданында, тамагыбызны тук итәр. Әле моннан тыш безгә шушы гыйбадәтләребез бәрабәренә Аллаһ Тәгалә җәннәтне дә насыйп итә. Аннан мәңгелек җәннәткә дә юл алабыз. Биш ел, әйткәнемчә, көндезге аштан баш тарткан идек, Аллаһ Раббыбыз безне илле мең ел сөаль мәйданында тамагыбызны тук итә.

Рамазан аенда шундый бер кичә бар, ул - Кадер кичәсе. Җомга көндә бер сәгатьтә теләгән теләк кабул булмый кал­мас, ди, әмма кешеләр аның кайсы сәгать икәнен белмәсләр, ди. Биш вакыт намазның берсе урта намаз, аны кешеләр кайсы икәнен белмәсләр, шушы урта намазны үтәгән кешенең биш вакыт намазы кабул булмый калмый, һәм утыз көн Рамазан аеның бер көне - Кадер кичәсе. Кадер киче көнне ураза тот­кан кешенең уразасы кабул булмый калмас, ди. Рамазан аеның утыз көнендә дә ураза тотсак, әлбәттә, Кадер кичәсе көнне ураза тоткан булабыз. Бу уразабызның кабуллыгына, бер еллык ураза фарызыбызның җилкәдән төшүенә Аллаһның бер рәхмәте, Ал- лаһның бер хәбәре булып тора.

Әби-бабаларыбыз эссе урак өсләрендә дә уразаны калдыр­маган, чөнки Кадер кичәсенең кайсы көн икәнен белеп булмый. 27 нче кичәсендә ул шартлы рәвештә генә билгеләнеп үтелә. Бе­ребез дә белмибез: киләсе Рамазанга хәтле яшәрбезме? Киләсе Рамазан уразасын тота алырбызмы? Инде быел Аллаһ Тәгалә сау-сәламәт килеш, Рамазан уразасын каршыларга насыйп иткән икән, без аны Хак Тәгалә кушканча үтәргә тиешбез. Әле берәү моңарчы икмәк белән судан тыеплып тора алмаган икән, ул да бер батырлык эшләсен. Кем әле моңарчы хәрамнарга кул салган икән, хәрам ризыклар ашаган икән, быел гына булса да, шушы хәрам ризыклардан тыелсын: аракылардан, дуңгыз итләреннән. Рамазан аен зурларга үзендә көч тапсын. Бәлки Аллаһның рәх­мәте булыр. Башка елларда да шулай дәвам итәр.

Рамазан аенда ураза тотарга тырышуның икенче сәбәбе дә бар. Аллаһ Раббыбыз әйтге: Рамазан аенда җәннәт капкалары ачык булыр, җәһәннәм капкалары бикле булыр, шайтаннар чыл­бырда булыр, - диде. Димәк, шайтаннар безгә вәсвәсә сала ал­мыйлар, Рамазан аенда безгә изгелекне эшләү җиңелрәк, Рама­зан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр, - диде Аллаһ Раббыбыз. Шуңа мөселман кешеләр зәкятләрен дә Рамазан аенда биреп калырга тырышалар.

Без тыелырга, күңелебезне пакьләргә тиешбез. Чөнки Коръәни Кәримдә, 2 нче «Әл-Бәкара» сүрәсенең 284 нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Үә иң түбедүү мәә фии әңфүсикүм әү түхфүүһү йүхә- әсибкүм биһи-лләәәһ» - Начар уйларыгыз өчен дә газап бу­лыр, - диде. Әмма шушы ук «Бәкара» сүрәсендә Аллаһ Рабыб- быз безгә шулай ук: Мин кушканнарны үтәсәгез дә, файдасын үзегез күрерсез, үтәмәсәгез, зыяны да фәкать үзегез өчен генә булыр, - диде. Әгәр без Рамазан аенда үзебездә көч табып, үзебезнең нәфесне җиңеп, нәфестән өстен икәнебезне, хай­ваннардан өстен икәнебезне күрсәтеп, бозыклыклардан тыел­сак, Аллаһның рәхмәте безгә җәннәт булыр. Аллаһ Раббыбыз әйтте: ураза ул - бәндә белән Минем арадагы яшерен гый­бадәт, - диде. Без бер генә кешенең дә уразамы-түгелме икә­нен белә алмыйбыз, аны фәкать Аллаһ Тәгалә генә белә. Ал­лаһ Раббыбыз әйтте: аның бәһасен дә Мин генә белермен, -диде. Кыямәт көнендә әдәм балалары үкенер, ди: нишләп мин бу уразаны күбрәк тотмадым икән, шушының хәтле әҗер-са- ваплары булганын белсәм, мин моны тагын да күбрәк тотар идем, нәфел уразалары да тотар идем, дип. Рамазанда да ураза тотмаган кешеләр, фәрештәләрнең ураза тотучыларны олуглап йөргәннәрен күреп, бик үкенерләр, ди. Без дә хуш исле булып, шушы кешеләр шикелле итеп кыямәт көнендә Аллаһ хозурында матур булып йөргән булыр идек, нишләп без бу дөньяда ураза тотмадык, дип әйтерләр, ди.

Газиз дин кардәшләрем! Инде шушы айга кергәнбез икән, аны изге гамәлләр белән үткәрик. Коръән аятьләре укыйк кич­ләрдә, кино-тамашаларыбыз бераз калып торса да ярар. Булдыра алганнарыбыз мәчеткә, тәравих намазларына да йөрик. Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу - мең ай гыйбадәт кылганга тигез. Шундый сүз бар. Коръән аяте бар. Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу мең айдан хәерлерәк. Мең ай ул - 83 ел дигән сүз. Кем Рамазан аенда икенде, ахшам намазына, тәравих намазына җә­мәгать белән мәчеткә йөрсә, ул кеше Кадер кичәсендә уяу то­рып, гыйбадәт кылган савабын алыр, ди.

Газиз дин кардәшләребез! Шушыны онытмасак иде: бу - Аллаһның бәндәләр өчен дип биргән ае. Аллаһ Раббыбыз Пәй­гамбәребез аркылы әйтте: Рәҗәб ае - минем ай, Шәгъбан ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәл- ләмнең ае, диде, ә Рамазан ае ул - бәндәләр өчен, безгә бү­ләк итеп бирелгән ай. Безгә гөнаһларыбызның ярлыкануы өчен, ут газабыннан котылу өчен, без җәннәтле булсын өчен бирелгән ай. Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһ Раббыбыз со­рар, ди, бәндәләрдән, йә, бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сөальләрең бар? - дип. Аллаһ Тәгалә безнең сорауларыбызны ишетүче һәм сорау­ларыбызга җавап та бирүче. Аллаһ Раббыбыз:

«Үә изәә сә әләкә гибәәдии гәннии фәиннии карии- бе, үҗиибү дәгүәтә-ддәәги изәә дәгәәни фәлйәстәҗиибүү лии үәл-йүэминүү бии ләгәллләһүм йәршүдүүүн» (2:186) - Ии, бәндәм, сорагыз Миннән, Мин - әлбәттә, сезнең соравыгызны ишетүчемен һәм канәгатьләндерүчемен, - ди. -- Әмма сез дәМин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез, - ди. Шул ук «Әл-Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә:

«Йәә әййүһәә-лләзиинә әәмәнүү күтибә гәләйкүмү- ссыййәәмү кәмәә күтибә гәләә-лләзиинә миң кабеликүм ләгәлләкүм тәттәкууун» - Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә булган шикелле, сезгә дә Рамазан ае фарыз булды, урфаза фарыз булды сезгә, сез уразаларыгызны тотыгыз, шаять, котылучылардан булырсыз, - дип безгә вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтен файдаланырга кирәк.

Аллаһ Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айлары­бызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде. Чөнки - акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте - ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Без инде сәламәт килеш айны каршы­лаганбыз икән, Аллаһ Раббыбыз аны үзенә муафыйк гамәлләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде. Рамазан уразаларын тоту­ларыбыз нәфесебезне җиңеп, бер ел, киләсе елдагы икенче Рама­занга кадәр, шушы нәфесебездән өстен булып, акылыбыз куш­канча, яхшы гамәлләр белән

http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/vazhno/uraza_totsa_gona_lardan_arynyrsy/18-1-0-17275

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса