Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ульяновск-Казан трассасында намаз уку өчен яңа урын булачак

Эшмәкәрләр ярдәме белән, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарихи бина сатып алган.

Ульяновск-Казан трассасында намаз уку өчен тагын бер урын булдырылачак. Бу хакта Ульяновск татар яшьләре үзәге хәбәр итә. 

Ульяновск районы Семеновка авылында, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең Көнбатыш мөхтәсибәте төбәк эшмәкәрләре ярдәме белән тарихи бина сатып алган. Әлеге объект "Ульяновск - Казан" трассасы янында урнашкан. 

"Күптән түгел генә мөхтәсибәт җыелышында биредә дога кылу бүлмәсе һәм ашханә ачу турында карар кабул ителде. "Садака" хәйрия фонды территорияне җыештыру буенча өмә оештырды", - диелә хәбәрдә. 

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса