Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Үлгәннәрнең кеберен бел, ләкин…

Вафат булган якыннарыбызның каберләрен чистартып, тәртиптә тоту без - исәннәрнең изге бурычы. Язга чыгуга халык зиратларга барып якыннарының каберләрен тәртипкә китерә, чардуганнарын яңарта, буйый, чәчәкләр утырта. Һәм күбесе ясалма чәчәкләр дә куя. Шул рәвешле татар-мөселман зиратлары да урыс зиратларына охшый башлады. Бу мәсьәләгә Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин ачыклык кертте.

- Кабер өстенә куелган ясалма чәчәкләр мәеткә бернинди файда бирми. Ул бүген кемнәргәдер бары тик акча эшләү мөмкинлеге генә. Ә менә кояшта, яңгырда төсләре уңып, сыйфатын югалткач, бары тик чүпкә генә әйләнеп калалар. Ул кабер өстен ямьсезләп ята. Анда иң мөһиме чүп үсмәсен, чүп басмасын. Динебез чисталыкны, тыйнаклыкны ярата. Аннары диндә исраф кылу да хупланмый. Матур булып яшел чирәм үсеп утырса шул бик җиткән. Якын кешеңнең кабере өстенә ясалма чәчәк тезү, чәчәк утырту кирәклеге турында Коръәндә дә язылмаган, галимнәрнең дә бу хакта язган сүзләре юк. Мәеткә чәчәк-агачлар түгел, безнең догабыз кирәк. Кеше үлгәч, өч әйбердән кала, аның бөтен гамәлләре язылудан туктый. 

Аның берсе - сәдака җария. Әйтик, мәчет яки мәдрәсә төзеткән, күпер яки юл салдырган булса, кешеләр алардан файдаланган саен мәеткә савабы килеп торачак. Агач утыртып, аның җимешен кошлар яки кешеләр ашап торганда да әҗере мәеткә бара. Икенчесе - хәерле гыйлем, өченчесе -үзеннән соң хәер-дога кылучы бала калдыру. Үз балаңның догасы мулла укыган догадан да көчлерәк. Әти-әнисенең баласы өчен кылган догасын да берни алыштыра алмый. Кешеләр моны чынлап торып аңласалар, дога кылырга өйрәнерләр иде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса