Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Тәрәзә төбеңә күгәрчен кунса... Үлгәннәргә бездән ни кирәк?

Бу арада үлем-җитемнәр байтак булды. Мондый хә­бәр­ләр һәрчак шомлы, бик авыр кабул ителә. Үзеңнең югалтуларың, басылып торган йөрәк яраларың кузгала.

Бакыйлыкка күчкән якыннарың турында уйлана­сың, янасың, көясең... Бүгенге әңгәмәбез – әрвахлары­бызга сәдака бирү, дога кылу тәртибе турында. Сорауларга Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева җавап бирә.

– Фәния абыстай, танышларым арасында сәдаканы үлгән әти-әни, туганнар өчен дип, атна кич би­рүчеләр байтак. Ул көнне әр­вах­лар аеруча көтеп тора, диләр...

– Пәнҗешәмбе ахшам намазыннан соң җомга киче башлана. Ул көнне өйләдән соң биргән сә­дака җомга сәдакасы санала. Җом­га көн – мөселманнар өчен га­еткә караганда да зуррак бәйрәм. Шуңа күрә берничә савабы бар: сәдака бирү – үзе савап, җомга вакытында бирү – икенче савап, өченчесе – әрвахларны куандыру. Зәкятне дә, саваплырак һәм нәтиҗәлерәк дип, ураза чорында тапшырырга тырышабыз. Югыйсә аны ел дә­вамында кайсы айда бирсәң дә ярый. Хәерне дә җомга килеп чыкмый икән, дүшәмбе яки чәршәмбе бирсәң дә, зыяны юк. Акчасы белән бүлешкән кешенең йортына бә­рәкәт килә, малы, ризыгы, сәла­мәтлеге  арта. Изге гамәлләрне рәх­мәт фәреш­тә­ләре язып бара. Бер эшебез дә эзсез узмый, барысын да Аллаһы Тәгалә күреп, белеп тора.

 – Ә аны кемгә бирү хәер­лерәк?

– Әрвахлар өчен дип аталган сәдаканы күршеңдәге ятимнәргә, фәкыйрьләргә ихластан биреп, аларны сөендерсәң әйбәт. Авыр тормышлы туганың бар икән, аны кайгырту да хуплана гына. Мәчет­кә илтүнең дә савабы зур. Мәчет – фәрештәләр күпләп җыела торган изге урын һәм шунда күмәк дога кылына. Тик кайда, кемгә генә бирсәң дә, Аллаһы ризалыгы өчен, дип әйтергә онытмаска кирәк.

– Күгәрчен, кошлар ашату сәдакага керәме?

– Керә, билгеле. Пәйгам­бә­ребезнең бик күркәм хәдисләре бар. Мәсәлән, ул бер кешегә дөя бүләк итеп бирә һәм әйтә: “Аларны әйбәт кара, сауган вакытта тыр­накларың киселгән булсын, үткен тырнакларың белән дөянең имчәкләрен бозма!” Ислам дине кешегә генә түгел, хайваннарга, кошларга, бөҗәкләргә бик сак карарга, мәрхәмәтле, йомшак булырга, суны, җирне, үсемлек­ләр­не, бар тереклекне кадер­ләргә, пакь тотарга өйрәтә. Кошларны ашату да шуңа керә.

 

– Исән кеше үлгәннәргә ничек ярдәм итә ала?

 

– Ул турыда бик күп сорыйлар. Сөйләшә башлагач, коры кызыксыну гына икәне аңлашыла. Адәм баласы үзен дини яктан баетырга бик теләми. Дингә якын кебек тоелган кешенең дә, аралаша башлагач, ерак торуы күренә. Һәр мөселман үзенең тәртибен, ниятен, уйларын шәригать күзле­ген­нән, әдәп-әхлак кысасыннан чыгып төзергә тиеш. Дөрес юл сайлыйбызмы, әллә нәфесебезгә би­реләбезме – үзебездән тора. Бу уңайдан Сөнгатулла Бикбулатның “Ике хәлифә” китабын укырга киңәш итәм. Пәйгамбәребез, кеше үлгәч, болай әйтер ди: “Әй гаи­ләм, балаларым, сезне бу дөнья алдатмасын иде. Мин дә дөнья кудым, байлык җыйдым, тыелган белән тыелмаганны аермадым. Менә хәзер ахирәттә хәерчелек белән газап кына калды дигән”. Аның теге дөньядан әрнеп, үке­неп, газапланып эндәшүе ул. Кеше үлгәннән соң да гамәл дәфтәре ябылмый. Үзебездән соң, Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәүче балалар, шуңа өндәгән китаплар, нә­сыйхәтле вәгазьләр, мәктәп-мәд­рәсәләр, парклар, чишмәләр кал­дырсак, савабы теге дөньяга да барып торачак. Тик боларны җир­дә яшәгәндә кеше күрсен яки булдырам, дип масаю өчен түгел, Аллаһы ризалыгы өчен эшләргә тиешбез. Ислам динендә ният беренче урында тора. Кешеләргә усаллык, зыян китерү, бер-бер­сенә каршы котыртуга корылган нәрсәләр таратабыз икән, ул безгә, үлгәч, ут булып түләнәчәк.

– Халыкта үлгән кешенең җаны күбәләк, күгәрчен булып кайта дигән ышану бар. Моны ничек аңлатасыз?

– Исраил сүрәсенең 85нче аятендә: “Cиннән җан турында сорарлар“, – диелгән. Безгә ул белем­нән бик аз өлеш бирелде. Җаннар турында бернәрсә белмибез диярлек, әмма шунысы мәгълүм: теге дөньяда җаныбыз сөенеп ятсын өчен, бу дөньяда Аллаһ кушканнарны үтәргә тиешбез. Тәрәзә каршына күбәләк, күгәрчен килеп куна, дип әйтәләр. Әйе, җан­нар кайтырга мөмкин. Кайбер ке­шенең төшенә керә, нәр­сә­дән­дер кисә­тә, хәбәр җиткерә. Без­дән алар­га ба­ры тик дога гына кирәк. Ни­кадәр күбрәк дога кылсак, шул­кадәр күбрәк файда ки­терәбез. Дога кылганда, якын­нарымның гө­наһларын гафу кыл, дип тә сорагыз, чөнки без, яшә­гәндә, тәүбә кыла белмибез. Татарлар, гому­мән, мөселманнар үз гамәлләре өчен бик аз тәүбә сорый. Тәүбә итү турында Коръәни Кәримдә аерым сүрәләр бар. Тә­рәзә тө­бе­нә килеп кунган кү­гәрченне ашату шулай ук саваплы, гый­бадәттән китә. Әмма кем җаны икән бу, дип юрап утырудан җиңеллек килми. Килгән икән, ди­мәк, аңа нәрсәдер җитми: ризыкмы, догамы? Бисмилла әй­теп, ризыкландырып, догалар укып озат­сагыз, иң хәерлесе шул булыр.

 

Фәния АРСЛАНОВА

Фото:https://pixabay.com

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X