Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Тәравих намазын уку мәҗбүриме?

Коръәндә Аллаһ әйтә: бөтен барлыкны җыям да гарасат мәйданы ясыйм, ди. Шушы мәйданда бөтенебез дә тезелеп басачакбыз да хөкемебезне кырык ел көтәчәкбез.


Моннан берәү дә котылмый. Аллаһ кояшны түшәм биеклегенә төшереп куячак - баш миләре кайнап юкка чыгып, кире яңадан ясалып, янып, кырык ел буе басып торачакбыз. Хәзер менә шушы мәйданда кояш якынайтылгач - хөкем башлангач - җәннәттән рәхмәт фәрештәләре зиннәтле касәдә җәннәт ризыклары алып чыгып, бер төркем халыкны сыйлар ди. Бу сыйланган, ашаган, эчкән кешеләрнең кырык ел буена ашыйсылары, эчәсе килми икән. Болар кемнәр? Алар - Аллаһ ризалыгына өмет итеп, ураза тотучылар. Быел беренче елымны тотам, Аллаһ ризалыгын казану өчен бер генә атна булса да тотып карыйм диючеләр. Тагын бер төркем халык булачак, кояшның кызуыннан саклый торган махсус баш киеме алачаклар. Бөтен кешенең баш мие кояш кызуында кайнап чыкканда, бу кешеләрнең башында гаҗәеп бер баш киеме булачак. Болар - дөньяда тәһарәт алып яшәүчеләр. Тәһарәт алганда игътибар иткәнсездер, барыбыз да мәсих кылабыз. Шушы мәсих белән без үзебезгә гарасат мәйданында кияргә башлык тегәбез икән. Гарасат мәйданында аяклар сызламасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Менә шушы рамазан аендагы тәравих намазлары аякларны гарасат мәйданында басып торуга әзерләү икән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса