Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстанда дин эшләре турындагы нигезләмә үз көченә кергән

Алга таба Татарстан мөфтиятендә аттестация узган имамнар үз эшчәнлекләрен әлеге Нигезләмә нигезендә алып барачак.

Татарстан Республикасында фикер алышулардан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумында расланганнан соң “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” үз көченә кергән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Документның эчтәлеге Татарстанда сөнни ислам йолаларын саклауга юнәлдерелгән. 2014 елда эшләнгән Нигезләмә, Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вазгыятьне исәпкә алып, галимнәр һәм казыйлар шурасы, шәригать белгечләре тарафыннан яңартылган.

Документ әзерләнгәндә, гакыйдә һәм хәнәфи мәзһәбе буенча классик хезмәтләр файдаланылган.

Алга таба Татарстан мөфтиятендә аттестация узган имамнар үз эшчәнлекләрен әлеге Нигезләмә нигезендә алып барачак.

Документ шулай ук республикадагы барлык мәхәллә әгъзаларының дини эшчәнлекләренә кагылачак. Алар өчен документта мөселман йолаларын дөрес үтәү таләпләре буенча тулы мәгълүмат бар: исем кушудан алып, мәет җирләүгә кадәр.

 

Фото: https://pixabay.com/

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса