Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар исемлеге билгеле булды

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү гаризалары 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр кабул ителде. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда каралды.

Сайлау нәтиҗәсендә Татарстан мөфтие вазыйфасына Камил хәзрәт Сәмигуллин (Татарстан мөфтие, "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы), Татарстанның баш казые вазыйфасына - Җәлил хәзрәт Фазлыев (Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе), Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасына Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин (Татарстанның төньяк-көнбатыш регион казые, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе) һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов ("Кол Шәриф" мәчете имам-хатыйбы) кандидатуралары билгеләнгән.

Пленумда Татарстан Республикасы мөселманнары съездын үткәрү датасы да каралды. Ул 2017 елның 17 апрелендә үтәчәк, дип яза info-islam.ru.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса