Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстан мөфтие Шри-Ланкада фаҗига булу сәбәпле, кайгы уртаклаша

Бүген Шри-Ланканың Коломбо һәм башка шәһәрләрендә Католиклар пасхасын бәйрәм итү вакытында сигез шартлау булды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Шри-Ланкадагы шартлауларны оештырган җинаятьчеләрне хурлап, фаҗигадә якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. 

"Үтерүчеләр һәм аларның кулыннан һәлак булган корбаннар нинди дин тотуга карамастан, кешеләр үлеме – ул һәрвакыт олы хәсрәт, һәм, террорчылар кемгә генә ябырылмасын, без аларның барысын да гаеплибез һәм хурлыйбыз", - ди мөфти.

Камил хәзрәт  "Яңа Зеландия мәчетләрендә мөселманнарны атып үтерүчеләрне палачлар һәм варварлар дип атадым, һәм Шри-Ланкада кешеләрне шартлаткан җинаятьчеләр турында да шундый ук фикердә торам", ди.

"Мин чын күңелдән Шри-Ланкадагы шартлауларда туганнарын һәм якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклашам һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Бөтен җаным-тәнем белән Раббыбыздан аларга шифа бирүен, һәлак булучыларның гаиләләренә сабырлык һәм ныклык иңдерүен, барлык дәүләтләрне һәм халыкларны мондый фаҗигаләрдән яклавын сорап дога кылам", диелгән әлеге текстта.

  • Бүген Шри-Ланканың Коломбо һәм башка шәһәрләрендә Католиклар пасхасын бәйрәм итү вакытында сигез шартлау булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, 207 кеше үлгән, 450 кеше яраланган.

Фото: архив/Александр Эшкинин

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса