Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лашман авылында 14 яшьлек кыз белән 29 яшьтәге мөгаллимнең никахы турында ни ди?
Чирмешән районының Лашман авылында 14 яшьлек кыз белән 29 яшьтәге мөгаллимнең никахы турында республикада ишетмәгән кеше калдымы икән? Кайбер мәгълүмат чаралары кияү егетне имам булган дисә дә, Татарстан Диния нәзарәте моны кире какты. Әйе, ул дини уку йортын тәмамлаган, тик имам түгел, шәһадәтнамәсе дә юк.
Ничек кенә булса да, бу – безнең җәмгыять өчен гайре табигый хәл. Аның дин темасы белән үрелүе тагын да күңелсезрәк. Бу вакыйга җәмәгатьчелектә бәхәс уятты һәм… тагын да зуррак сорау тудырды: шундый хәл кабатланмасын өчен нишләргә?
“Кыз баланың хокукы һәм мәнфәгате – беренче урында”
Никахка кадәр үсмер кыз әнисе белән мәчеткә дин сабагы һәм гарәп теле өйрәнергә йөргән. Шушы мөгаллим аларга сабак биргән. Кияү никахны үзе укыган һәм ата-аналары да каршы килмәгән. Моңа кызның дин гыйлемен тирәнтен өйрәнергә теләвен сәбәп итәләр. Ислам дине буенча, егет белән кызга бер бүлмәдә икәүдән-икәү калу тыела. Тик без бит дөньяви җәмгыятьтә яшибез, шәригать кануннарыннан тыш, дөньяви законнар да бар. Кияүне бу гамәле өчен сак астына алганнар. Аңа балигъ булмаган яшьтәге кыз бала белән җенси якынлык кылу маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Егетне дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хокук саклаучылар никах укытырга ризалык биргәне өчен кызның әнисенә дә гаеп ташлый.
Гаиләнең үзләренә кара тап төшерүләре белән килешәсе килми. Алар акланганча, никах укылса да, кыз 16 яшькә кадәр әти-әнисе йортында яшәргә килешенгән һәм соңрак тикшеренүләр ачыклаганча, ике арада җенси якынлык булмаган. Яшьләр очрашкан вакытта дини темаларга сөйләшкән, мөгаллим дәресләр биргән һәм… шуннан узмаганнар дип баралар. Барысы да чиста һәм тәртиптә кебек, ләкин закон сагында торучыларга мондый дәлилләр генә җитми. Аннары кыз бик яшь, бала гына дисәң дә була, хәзер егетләр-кызлар 25тә, 30да да гаилә корырга ашыкмаган заманда мондый никах гайре табигый хәл санала. Социаль челтәрләрдә киң җәмәгатьчелек тә кискен фикерләр калдыра.
Бу уңайдан Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз фикерен әйтте.
– Безнең өчен нәрсә яхшы икәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә, – диде ул. – Ни генә булмасын, кыз баланың хокукы һәм мәнфәгате беренче урында торырга тиеш, бу эш хәерле тәмамланыр дип өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә аны кешеләрнең яман сүзләреннән сакласын һәм әлеге сынауны узарга сабырлык бирсен. Никах кыз бала Коръәнне, динне тирәнтен өйрәнсен өчен укылды, дип баралар. Гомумән, сабак бирү шартлары нинди булырга тиеш соң? Абыстай – ир-егетләргә яки, киресенчә, мулла хатын-кызга дин сабагы бирә аламы? Без әлеге сорауны Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе җитәкчесе, имам-хатыйп Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевкә бирдек.
– Башка төрле мөмкинлек булмаганда, ике як та сабак бирә ала, әгәр анда бер генә кыз килгән икән, мөгаллим егет белән икәү генә кала алмый. Кыз янында мәхрәм булса, рөхсәт ителә. Мәхрәм дигәндә, кызның якын ир-ат туганы күздә тотыла, – диде ул. – Мин Чирмешәндәге вакыйгаларны тирәнтен белмим, шуңа күрә ул кешеләргә гаеп тагасым килми, аларны хупламыйм да. Күптән түгел бу уңайдан башка милләт кешесенең бер язмасын укыдым. Ул әлеге мәсьәләгә тыныч карый. Аның фикеренчә, илдәге демографик ситуацияне дә онытырга ярамый. Балалар болай да аз туа. Әлбәттә, сүз дә юк, дәүләт законнарын ихтирам итәргә кирәк. Дини күзлектән караганда, хатын-кызга өендә гыйбадәт кылу фарыз булып тора, калганы юк. Намаз укый белсә, ураза тотса, аңа җитә. Ир ризалыгына ирешә икән, җәннәтле була. Ир-атка гына ул шабыр тиргә батып тормыш куарга, бер үк вакытта динне дә алып барырга кирәк. Әйе, 18дән никах укырга ярый. 14 яшьтән рөхсәт ителгән очраклар да бар. Әйтик, кыз йөккә узса. Димәк, никах укытыр өчен зина кылырга кирәкме? Никах укытып балага узса, дөресрәк булмыймы соң? Шуңа күрә һәр ситуацияне аерым карарга кирәк. Кайберсе 16 яшьтә җитлегә һәм кияүгә чыгарга тели. Каршы килгән очракта, ул зинага кереп китсә, балага узып, аны төшерсә, кабат балага уза алмаса, йә, җәмәгать, монысы – ярый торган эшме? Балалар аз туа, демография кискен, дибез икән, бәлки кысаларны бераз киметергәдер. Бөтен кеше дә яшьли кияүгә чыгам, гаилә мәшәкатенә күмеләм, дип тормый. 30да чыгармын әле, үзем өчен яшәп калыйм, диләр. Бер статистика ишеткән идем: бездә беренче баласын 35 яшьтә табучылар арткан икән. Элек ир-ат, 40 яшьтә таягын тотып, капка төбендә утырган, дип әйтергә ярата идек. Шулай итәр өчен, янында кимендә 20 яшькә җиткән улы булырга һәм ул аның өчен 19да өйләнергә тиеш. Чирмешәндәге хәлләрне хупламасам да, монда хакимияттәгеләргә дә, депутатларга да уйланырга җирлек бар.
– “Кыз бала Коръән укый торган булса да, ир-ат мөгаллим аны укытырга алынмасын”, – дип, борынгы галимнәр белмичә әйтмәгән, – диде исемен язмауны үтенгән дин әһеле. – Ул хәл фетнәләр китереп чыгарырга мөмкин. Олы апаларны укытып була әле. Яшьләргә, балаларга дин сабагы биргәндә саклык кирәк. Кайбер хатын-кыз, бары тик фәлән хәзрәттә генә укыр идем, дигән теләк белдерә һәм шуңа йөри. Ирләр белән бергә укыганда, хатын-кызлар арттарак урнаша. Алар утырган як пәрдә белән капланса, тавыш микрофоннан ишетелеп торса, тагын да әйбәт.
“Никахны теләсә кем укырга тиеш түгел”
Бүген республика мөселманнарына дини белем бирү ничек оештырылган? Дини белем бирүчеләр күп, аларның һәркайсы янына да балаларны ышанып чыгарып җибәрергә ярыймы? Никах ничек укылырга тиеш? Сорауларыбызны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга бирдек. Авыр хәлдә калган гаилә янына да беренче ул барды, кискен хәлне өйрәнеп, киңәшләрен әйтте һәм әлеге эштә компетентлы юрист сайларга булышты.
– Авыл җирендә генә түгел, шәһәрдә дә имам-хатыйпларга, мөгаллимнәргә кытлык бар, – ди Рөстәм хәзрәт. – Хәзер күп кеше мәчетләр каршында оештырылган ислам нигезләре һәм дини тәрбия курсларында укый. Яшь буенча төркемнәргә бүленә. Мәсәлән, сабыйлар, мәктәп укучылары, өлкәннәр. Мәктәп балалары, гадәттә, ял көннәрендә генә килә, өлкәннәр эш көннәрендә дә укырга мөмкинлек таба. Быел бушлай дәресләр республиканың 735 мәчетендә оештырылды. Республиканың һәр икенче мәчетендә диярлек укыту алып барыла, тик “һәр мәчет тә дин сабагы курсы оештырырга тиеш!” дигән таләп юк. Курсларга 20 меңгә якын кеше йөри, соңрак аларның күбесе мәчеткә йөрүен дәвам иттерә. Курслар гыйлемле кешеләр тарафыннан төзелгән бердәм программа буенча укытыла.
– Мәчет имамнары вазифасына нәрсәләр керә?
– Имам-хатыйп эшенә килгәндә, ул мәчеттә биш вакыт намазны, җомга, гает намазларын җәмәгать белән укуны тәэмин итәргә тиеш. Өйләнешүчеләргә никах укый, бала туса, исем куша, кеше вафат булганда дин ягыннан нәрсә таләп ителсә, шуны үти. Аның ашларын үткәрсәләр, Коръән укый, сәдакаларга дога кыла. Имам-хатыйплар әзерләү эше дә бертуктаусыз алып барыла. Аның өчен республикада дистәгә якын мәдрәсә, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе эшли. Имам буласы кешене халык сайлый, район мөхтәсибе ул кешене мөфтияткә җибәрә. Анда аттестация комиссиясе уза. Шәһадәтнамә ярты елдан өч елга кадәр бирелә. Имам үз вазифасын намуслы башкарса, аңа башка дин әһелләре, халык тарафыннан тәнкыйть сүзе булмаса, шәһадәтнамә автомат рәвештә озайтыла. Озайтылмаган очраклар да була, ләкин мондый хәл сирәк. Халыктан кергән шикаятьләрнең һәрберсен тикшереп, җавап бирәбез.
-Рөстәм хәзрәт, никах укыганда нинди таләпләр үтәлергә тиеш? Аны кемнәр укырга хокуклы?
– Дини кануннар һәм татарның гореф-гадәте буенча, якын кардәшкә өйләнү тыела. Әбү-Хәнифә мәсхәбендә никах укытучыларның яше 18дән дә ким булмаска тиеш. 17 яшьтә рөхсәт ителсен, дип әйтүчеләр дә бар. Чынлап торып караганда, күбесе 18 яшьтә дә нарасый булып күренә әле. Икенчедән, никахны мәчеткә бернинди элемтәсе булмаган теләсә кем укырга тиеш түгел. Интернет аша укып, өйрәнеп кенә кеше хирург була алмый бит. Андый кешегә без тәнебезне ышанып тапшырмыйбыз. Кеше дәваларга дипломлы белгечкә генә рөхсәт ителә. Бусы тәнгә кагыла, ә рухи, дини тормышка кагылышлы мәсьәләгә нишләп җитди карамыйбыз? Кем тели, ничек тели, шулай тормышка ашыра. Без җәмгыятьтә яшибез һәм алай була алмый. Фәлән җирдә никах укытканнар, дигән хәбәр килгәч, аның шартлары үтәлгәнме, дип сорыйбыз. Күп очракта никахның шартлары үтәлми. Әйткәнемчә, никах кияү белән кәләш 18 яшькә җиткәч укыла. Ир-атның мөселман булуы, башка диндәге хатын-кызның ислам динен кабул итәргә ризалык бирүе кирәк. Башка диндәгеләрнең күбесе ислам динен кабул итәргә риза дип әйтә дә, ахыр чиктә, балаларның татарча тәрбияләнмәвен күрәсең. Мәхәббәт ул – үтә торган хис, ә татар егетенә кияүгә чыгасың килә икән, ислам динен кабул итүең кирәк. Өйдә берсе – бер почмакка, икенчесе икенче якка карап яшәсә, нәрсә була? Ата-ананың шулай яшәве балаларның күңелендә икеләнү тудыра. Монда аларны тәрбияләргә, үгет-нәсихәт бирергә авыр. Кеше кырыкка-иллегә кадәр масаеп, миңа бернинди дин кирәкми, дип йөрсә дә, чын татар яки рус кешесе, чәченә чал керә башлагач, телиме теләмиме, дини, милли тамырлары турында уйлана башлый. Шул чагында: “Аллага шөкер, бу уңайдан гаиләмдә бернинди тарткалаш юк”, – дип әйтә алырга тиеш.
– Кайбер авылларда шәһадәтнамәле яшь мулла да, укымаган, әмма авыл халкы арасында абруйлы муллалар да була. Никахны кем укырга тиеш?
– Шәһадәтнамәле мулла укый. Авылдагы мулла аның ярдәмчесе булып эшли ала. Карт муллалар да надан түгел – алдынгы карашлылар, аларга хөрмәтем зур. Бүген яшьләр авылга мулла булып кайтырга бик ашкынмый. Моның сәбәбен беләсез булыр. Дәүләт тарафыннан миллионнар бирелсә дә, яшь белгечләргә – ветеринарлар, медицина хезмәткәрләре, укытучыларга да авыл җирендә кытлык. Бер фельдшер берничә авылга хезмәт күрсәтә. Авыл мулласын, яхшы фатирлар, күп акча да көтеп тормый, ә аннан могҗиза таләп итәләр.
– Бер авыл мулласына икенче авылга барып никах укырга ярыймы?
– Бу мәсьәләне муллалар катнашындагы киңәшмәдә район мөхтәсибәте хәл итә. Имамнар үзара ничек килешә, шулай була. Хәл ителмәслек, чишә алмаслык мәсьәлә түгел. Үзара яки халык белән аңлашылмаучылык килеп чыкса, район мөхтәсибе ярдәм итә. Бергәләп киңәшсәләр, мәсьәлә тизрәк чишелер, республика, ил масштабындагы гаугага әйләнмәс иде. Мөхтәсибне районда яшәүче барлык мөселман белергә тиеш. Белми икән, димәк, мөхтәсибнең гаебе бар, ул халык белән җитәрлек аралашмый.
– Никахны кеше үзенә үзе укый аламы?
– Никахны беркем дә үзенә үзе укый алмый. Яраса, беренче атабыз Адәм галәйһиссәлам анабыз Һава белән кавышканда, никахны үзенә үзе укыр иде. Аларның никахын Җәбраил галәйһиссәлам раслады. Никах шартлары буенча, кияү белән кәләш янында ике шаһит, ике карап торучы булырга, ике як та ризалык бирергә тиеш.
– Абыстайларга нинди таләпләр?
– Имамнарга булган таләпләр абыстайларга да кагыла. Алар да мәчетләрдә мөфтият тарафыннан расланган программа буенча белем бирә. Хатын-кыз мөгаллимнәрнең күпчелеге мәдрәсә тәмамлаган, районда мөхтәсибәт каршында оештырылган курсларда гына укыганнары да бар.
Фәния АРСЛАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа