Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Тәһарәт – мөселманга фарыз гамәл

Мөселман өчен тәһарәт алу көн саен башкарыла торган, гадәти гамәл кебек. Әмма чынлыкта ул күләмле белем дөньясы, мөселман хокук фәненең зур бүлеге дә тулаем аңа багышлана. Мөэмин өчен тәһарәт алу - иманның мөһим чагылышы. Шуңа да аның өстенлекләре турында сөйләү һәм аңа булган таләпләрне үтәү аеруча әһәмиятле.

Тәһарәт алу - чистарыну, ә чистарыну - намаз һәм башка гыйбадәтләрнең ачкычы. Мөселман таһәрат алуда бик тә игътибарлы булырга тиеш, чөнки тәһарәтсез намаз кабул булмый. Беренчедән, тәһарәт намазның дөреслегенә шарт булып тора, икенчедән, тәһарәт гөнаһларның ярлыкавына сәбәп, өченчедән, кыямәт көнендә бу өммәтләр йөзләреннән һәм тәннәреннән нур белән билгеле булырлар.

Моннан тыш, тәһарәткә җитди мөнәсәбәт күрсәтү яки битараф булу намазда чагылмый калмый. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да пакълану, сафлану чыганагы булып тора ул.

Мөселманнар өчен тәһарәт алуның көченә һәм файдасына күрсәтүче хәдисләр дә бар. Пәйгамбәрнең көрәштәше Әбү Һурайра (Аллаһы Тәгалә аннан риза булсын): «Аллаһның колы булган мөселман яки мөэмин тәһарәт алса, битен юганда су белән бергә (яки соңгы тамчы су белән бергә) битеннән күзләре күргән барлык гөнаһлары да юыла; кулларын юганда, су белән бергә (яки соңгы тамчы су белән бергә) куллары белән кылган барлык гөнаһлары да юыла; аякларын юганда, су белән бергә (яки соңгы тамчы су белән бергә) алар белән атлап юнәлгән барлык гөнаһлары да юыла, хәтта ул гөнаһлардан пакь булганга кадәр», диде.

Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм гамәленә ияреп, мөселман тәһарәт алуга һәм һәрвакыт тәһарәтле булуга омтылырга тиеш. Пәйгамбәр тәһарәттә булып та, бик еш аны яңартып торган һәм әйткән: «Әгәр дә кем дә кем тәһарәттә булып та, кабаттан аны яңартса, Аллаһы Тәгалә аңа ун изге гамәл язар».

Шулай ук тәһарәт алып йокларга яту да Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәте булып тора. Бу хакта без һич кенә дә онытырга тиеш түгел һәм аңа салкын карашта булырга ярамый. Бу Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә карата булган тагын бер шәфкате. Пәйгамбәрнең хәдисендә: «Тәһарәттә төн уздыручының баш очында фәрештәләр торыр һәм кеше уянгач та алар: «Аллаһы Тәгалә, бу колыңны кичер, чөнки ул тәһарәттә төн уздырды», диелә.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, югарыда әйтелгән кече тәһарәт госелдән башка гамәлдә булмый. Һәр мөселман даими рәвештә госел коенырга тиеш һәм аны мөмкинлек булган саен яңартып тору кирәк.

Өстәмә рәвештә госел коену (бер тапкыр коенган булып та) сөннәт, димәк, кирәкле, изге гамәл саналган очраклар да бар. Пәйгамбәр (с.г.в.) һәм аның дәвамчылары җомга көнне мәчеткә вәгазьгә һәм күмәк намазга барыр алдыннан госел коенуга аеруча зур игътибар биргәннәр.

СОРАУ-ҖАВАП

Миңа, имам буларак, еш кына тәһарәткә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бүген шуларның кайберләрен газета укучыларыбызга да җиткерергә телим.

- Тәһарәт алганда аякларны юмыйча, юеш куллар белән гади оекны сыпырып алу гына җитәме? Бу очракта тәһарәт һәм намаз да дөрес саналамы?

- Мамык, йон, нейлон һәм башка тукымадан булган оеклар аша су үтеп керә, шуңа күрә сыпыру ярамый. Болай тәһарәт алу, димәк, намаз да дөрес саналмый. Күн оекны сөртеп алу рөхсәт ителә, алар су үткәрү үзлекләренә ия түгел.

- Тәһарәт алыр алдыннан ният кылу кирәкме һәм аның тәртибен саклау мәҗбүриме?

- Нияткә килгәндә, тәһарәт алганда әлеге шарт мәҗбүри итеп куелмый. Әгәр дә кеше берәр сәбәп белән ният кылмый кала икән, кабаттан тәһарәт алу таләп ителми. Тәһарәт алу тәртибе дә шулайрак: аны саклау, әлбәттә, дөрес санала, әмма хаталанган очракта да ул гамәлдә булачак. Иң мөһиме, тәһарәт алынырга тиешле барлык тән әгъзаларын да юу зарур.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә (мәгънәсе): «Әй иман китерүчеләр! Намазга керешкәндә битегезне һәм терсәккә кадәр кулыгызны юыгыз, башыгызны сөртегез, ашык сөягенә кадәр аякларыгызны юыгыз. Җөнүб булсагыз, тулысынча юыныгыз» («Мәидә» сүрәсе, 6 нчы аять).

Хөрмәт белән, Фәһим хәзрәт ӘХМӘТҖАНОВ,

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе

ДОГАЛАР

Тәһарәт алыр алдыннан укыла торган дога

Бисми-л-ләхи-ррахмани-р-рахим

Мәгънәсе: Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы Тәгалә хакына

×××

Тәһарәт тәмамлангач, укыла торган дога

Әшһәдү әлләә иләәһә иллаллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү вә расүүлүһ.

Мәгънәсе: «Тиңдәше булмаган Аллаһтан башка илаһ юк», - дип шәһадәт итәм, һәм «Мөхәммәд - Аның колы һәм Аның Рәсүле», - дип шәһадәт итәм.

×××

Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога

Әллаһүммә инни әгүзү бикә минәль хубси вәль хабаис.

Мәгънәсе: И, Аллаһ, мондагы җен ирләрдән вә җен хатыннардан Сиңа сыенам.

×××

Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога

Гуфранәкә

Мәгънәсе: мәгьфирәтеңә сыенам.

ТӘҺАРӘТ АЛУ ТӘРТИБЕ

Тәһарәт алучы кеше истинҗалы булырга тиеш (истинҗа - бәдрәфкә барганнан соң гаурәт урыннарны юу, нәҗестән пакълау)

  • Иң беренче куллар беләзеккә кадәр өч тапкыр юыла. Бармак араларында коры урын калмаска тиеш, бармакта йөзек булса күчереп асты юыла.
  • Уң кул белән авызга су алып, авыз чайкала (өч тапкыр).
  • Уң кул белән борынга су алып, сул кул белән сеңгерелә (өч тапкыр).
  • Битне юабыз. Бит-маңгай чәчләреннән, колак яфракларыннан алып ияк астына кадәр өч тапкыр юыла.
  • Башта уң кул, аннан сул кул өч тапкыр терсәккә кадәр юыла (терсәкнең артына да су тияргә тиеш).
  • Бер тапкыр башка мәсех кылына (мәсех - юеш кул белән сыпыру була) юеш чәнчә бармаклар белән колак эче уртадан башлап тышка таба, баш бармаклар белән колак арты сөртеп алына (бер тапкыр) калган өч бармакның арты белән муен арты мәсех кылына.
  • Иң элек уң аяк, аннан сул аяк тубыкларга кадәр әйбәтләп юыла (өч тапкыр). Бармак араларында коры урын калмаска тиеш.

Югарыдагыларны үтәгән кеше тәһарәтле санала һәм намаз укый, Изге Коръән китабын кулына тота ала, шулай ук күз тиюдән, шайтаннар явызлыгы, төрле зәхмәт куркынычыннан имин була.

ТӘҺАРӘТ КАЙЧАН БОЗЫЛА?

Әгәр кеше кече яки олы табигый хәҗәтләрен үтәсә, арттан һава чыкса, тәннән кан, эрен, сары су акса, авыз тутырып косса, йоклап алса, исерсә, һуштан язса тәһарәт бозыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса