Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Сөннәт намазын укыгач, күршең белән урын алмашу ырым-шырыммы?

Мәчетләрдә сөннәт намазын укыгач, кайбер мөселманнар намаз укучы күршесе белән урыннарын алыштыра. Бу нәрсәне аңлата? Дини яктан мәгънәсе бармы? Әллә бу ырым-шырым гынамы? Әлеге сорауга "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә:

- Ырым-шырым түгел. Шәригатьтә бар. Каядыр басып намаз укыдык икән бу урын Кыямәт көнне синең өчен шәфәгать кыла: "Йа, Раббым, бу бәндә өстемә басып намаз укыды, аны ярлыка", - ди. Намазны күбрәк җиргә басып укысаң, бу очракта күбрәк җир сиңа шәфәгать кыла. Гадәттә намазны төрле җирдә укырга тырышалар. Моны эшләргә мөмкин, эшләмәсәң, гөнаһ түгел. Шәхсән үзем алай күченеп йөрергә яратмыйм, күченеп кемгәдер комачауларга да мөмкинсең. Фарыз намазны укыгач сафларны таратып җибәрергә киңәш ителә. Фарыз намазы рәт-рәт булып укыла. Имам да фарыз намазын укыган җирдән читкәрәк күчә. Намазга соңга калып килгән кеше намаз укучылар фарыздагы кебек торсалар, фарыз укыла дип намазга килеп кушылырга мөмкин.

ГАБДЕРӘХИМ

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса