Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Шәйхразиев төбәкләрдә мөселман зиратлары булмау мәсьәләсен ничек хәл итеп булуын әйтте

Əгәр христиан зиратларында мөселманнарны җирләү өчен сектор сорасагыз, проблема бер көндә хәл ителергә мөмкин, диде ул.

ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев мөселман зиратлары булмаган Россия төбәкләрендә мөселманнарны җирләү проблемасын хәл итү ысулын аңлатты. Ул христиан зиратларында мөселманнар өчен сектор сорап булуын әйтте.

Мөселман зиратларына җир бүленмәү проблемасының кискенлеге аеруча Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларында сизелүен Краснодардагы татар милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Вәлит Рәхмәтуллин әйтте. Сөйләшү Ростов-Дон шәһәрендә булды, биредә бүген Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округлары татарлары Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу өчен җыелды.

"Зират өчен җир алу - бик четерекле һәм озак вакыт, дистә еллар таләп итә торган процесс. Əгәр христиан зиратларында мөселманнарны җирләү өчен сектор сорасагыз, проблема бер көндә хәл ителергә мөмкин", - диде Васил Шәйхразиев. Ул кайбер төбәкләрдә бу мәсьәләнең шул рәвешле чишелүен әйтте.

 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса