Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Шигырь яз һәм бүләк от!

Әлмәт мөхтәсибәте «Күңелем синең белән, мәчет!» шигырьләр бәйгесе игълан итә.

Әлмәт районының һәр мәчете матур! Нефтьчеләр башкаласының йөзек кашы булган Үзәк мәчет тирә-якка ямь биреп, балкып тора. Һәр мәчетнең күккә ашкан манаралары урамнарны бизи, авыл һәм шәһәр өстенә таралган азан тавышыннан җанга тынычлык иңә. Һәркемнең күңеленә аеруча якын булган мәчете бар... Әлеге бәйге үз хисләреңне, уй-фикерләреңне шигъри юллар аша җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек!

Иҗади көрәштә теләге булган һәркем катнаша ала, яшь аралыгы чикләнмәгән. Бәйгегә татар, рус, инглиз телләрендә язылган шигырьләр кабул ителә.

Шигырьләрне быелның 15 октябренә кадәр almet-islampress@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Шулай ук Риза Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеткә (Әлмәт шәһәре, Ш. Мәрҗани урамы, 82а) почта аша яки шәхсән китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Хатта исем-фамилия, авторның яше, элемтә өчен телефон номерын язарга да онытмагыз.

Жюри әгъзалары сайлап алган өч иң яхшы шигырь авторын Әлмәт мөхтәсибәтеннән кыйммәтле бүләк көтә.

Бәйге турында яңалыклар http://almat-islam.ru сайтында һәм мөхтәсибәтнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырылып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса