Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ризыгыбыз хәләлме, әллә хараммы?

Шундый мул тормышта яшәвебезме, әллә инде нәфесебезме - күпләр теләсә нинди ризыкны татып карарга омтыла. Ә бит шулар арасында Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелганнары да юк түгел. Андый тыелган ризыкларны ашарга, әлбәттә, кешенең иманы зәгыйфь булуы этәрәдер, билгеле.

Динебездә тыелган ризык - харам, рөхсәт ителгәне - хәләл ризык дип атала. Аллаһы Тәгалә: "Әй, кешеләр, җир өстендә булган хәләл һәм пакь ризыкларны гына ашагыз. Шайтанга иярмәгез, ул сезнең дошманыгыз", - диде ("Бәкара" сүрәсе, 168 нче аять). "Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыкларны ашагыз һәм үзегез ышанган Аллаһыдан куркыгыз", - диелә "Аш яулыгы" сүрәсенең 88 нче аятендә.

Дөреслектә, адәм баласы хәләл ризык ашамаса, үзенең асылын югалтачак. Шуңа күрә үзен мөселман дип санаган кешенең ризыгы, һичшиксез, хәләл булырга тиеш.

Ризыгыбыз хәләлме, әллә хараммы дигәндә, иң беренче булып күз алдына нишләптер гел ит килеп баса. Ник дигәндә, кибет, базар киштәләрендәге итнең барысы да хәләл түгеллеген азмы-күпме дәрәҗәдә беләләр, дисәк бер дә ялгыш булмастыр. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: "...Сезгә үлгән хайван итен (үләксә), кан, дуңгыз итен ашау харам", - диде ("Бәкара" сүрәсе, 173 нче аять). Кайберәүләр: "Мин дуңгыз итеннән булган шашлыкны яки колбасаны ашамыйм, тавыкныкын гына ашыйм, ул бит хәләл", - дип шапырынырга ярата. Теләсә кайда сатып алынган тавык шашлыгының яки колбасаның хәләл булуына кем гарантия бирә ала. Әллә аны "бисмиллә" әйтеп суйганнар, әллә канын да агызмыйча пешекләгәннәр, аны бер Аллаһ кына белә. Шуңа күрә терлекнең "бисмиллә"сез суелганы, шулай ук кибеттәге тавык, сыер, ат колбасалары да, котлетлары да харам була, әгәр дә инде хәләл булуын ачыклаган кәгазе булмаса. Коръәни-Кәримдә исә: "...Аллаһыдан башка затның исеме белән бугазланган хайван ите харам", - дип ачык итеп аңлатыла ("Бәкара" сүрәсе, 173 нче аять).

Авылда суелган сыер яки сарык, я булмаса кош-корт итенең барысы да хәләл яки харам дип тә әйтеп булмый. Гадәттә, зур мал суйганда, иң элек абзыйлар бер-икене "төшермичә" (эчмичә) эшкә тотынмыйлар. Харам саналучы эчемлекне авыз иткәннән соң кая инде ул "бисмиллә"не әйтү. Каны агып бетмәс борын ук тунарга әләләр дә, тиз-тиз генә итне чапкалап, теге шешәнең "төбенә төшәргә" сыпыралар. Менә шулай авылдан ата-аналар шәһәрдәге кызларына яки улларына "хәләл ит" җибәрә дә инде. Нигә хәләл булмасын ул. Хәләл көч белән тапкан ризыкны ашаган терлек лә ул, ләбаса, дип күкрәк кагучылар да юк түгел. Иң мөһиме, ит хәләл булсын өчен, рөхсәт ителгән малларның гына шәригать кануннары белән суелуы шарт булып тора.

Тагын шунысын да искәртеп узарга кирәк, Хәнәфи мәзхәбе буенча бары тик кул белән чалынган мал ите генә хәләлләрдән санала.

Без харамнан тыелырга тиеш. "...Харамнан тыелуның әҗере 900 дәрәҗә", - дип китерелә хәдистә. Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез с.г.в: "Исертә торган эчемлекләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы", - дигән. Ә бит хәмернең хәрамлыгы аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуында.

"Әгәр берәү хәмер эчсә, иманы аны ташлап чыгар", - дигән хәдис тә бар. Харам саналучы аракыны авыз иткән, эчкән кешенең әйләнә-тирәдәгеләр өчен бер бәла-каза, куркыныч чыганагына әйләнәсен көт тә тор.

Ризыкны Аллаһ бирүче. Ләкин кеше аны я хәләл, я харам юлдан юнәтергә мөмкин. Урлап ашаган хәтта хәләл ризыкның да әнә шулай харамга әйләнүе ихтимал. "Берәү малын кайдан һәм нинди юл белән тапканы турында уйламаса, Аллаһы Тәгалә аның кайсы юл белән тәмугка кереп калганына игътибар кылмый", - диелә бер хәдистә.

Аллаһы Тәгалә ризык турында шулай әйтә: "Җир йөзендә яшәүче һәр җан иясенең ризыгы бары тик Аллаһ ихтыярында гына...".

Бүгенге көндә мәчет кибетләрендә генә түгел, зур супермаркетлар киштәләрендә дә хәләл ит, тавык, колбаса дип язылганны еш очратырга була. Хәләл су, йомырка, балык, сөт дигәннәре дә күзгә чалына. Хәләл дип язу бүгенге көндә үзенә күрә бер сату алымына яки брендка әйләнде дисәк, бер дә ялгыш булмастыр. Ә бит асылда алар хәләл. Шәригать кануннары буенча чалынган пар тояклылар һәм кош итеннән әзерләнгән ризыклар барысы да хәләл санала. Шулай ук балыкның бик күп төрләре, бал, бөртеклеләр, сөт, сөт ризыклары, исерткеч булмаган эчемлекләр һәм башкалар безгә хәләл булды.

Шунысы куанычлы, бүген хәләл ризыкка ихтыяҗ зур. Хәләл ризык шәригать кануннарына туры китереп җитештерелсә, аны теләсә нинди дин тотучы сатып алырга мөмкин. Ә бу үз чиратында динебезгә ихтирамны күрсәтә.

Хәләл ризык ашау - ул гореф-гадәт яки кешенең "мин-минлеге" генә түгел. Беркем дә: "Нигә хәләл ризык файдалырак, харам ризык зарарлы", - дип әйтә алмый. Бу Аллаһы Тәгаләнең әмере. Ә инде аны үтәү, Раббыбызга итәгать итү һәр мөселманның бурычы. Хәрам ризык ашап, без үзебезнең сәламәтлегебезгә зыян салуыбызны, алай гына да түгел, нәселебез тамырына балта чабуыбызны аңласак иде. Ашый торган ризыгыбызның хәләл булуын кайгырту - ул киләчәгебезне кайгырту. Харам ризык ашамаска кечкенәдән үк балаларны өйрәтергә кирәк.

Раббыбыз һәрберебезгә хәләл ризыклар насыйп итсен, харамнардан сакласын һәм шикле булган нәрсәләрдән безне ерак тотсын иде. Амин!

Җәмил хәзрәт Халирахманов

  • Бервакыт Пәйгамбәребез с.г.в. бер симез кешене күреп, кулын аның корсагына куя һәм: "Әгәр бу әйберең булмаса, хәерлерәк булыр иде", - ди. Әлбәттә, монда сүз авыру сәбәпле тазарып киткән кешеләр турында бармый, ә күп ашап тазарган кешеләр хакында. Пәйгамбәребез с.г.в. безне дөрес һәм файдалы итеп ашарга өйрәтте, әгәр аның киңәшен куллана алсак, бәлки даруханәләрдән алган күптөрле даруларыбыз кирәк тә булмас иде.
  • Пәйгамбәребез с.г.в: "Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә - аш, икенче өлешенә - су, өченче өлешенә - һава", - диде.
  • Пәйгамбәребез с.г.в. тагын: "Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге", - ди.
  • Пәйгамбәребез с.г.в. вакытында яшәгән мәшһүр табиб Харис ибн Кәлдә: "Корсак - авырулар йорты, ашауда чаманы белү - дәваларның нигезе", - дигән.
  • "Пәрдә" сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: "Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый", - ди.
  • "Кем хәләл ризыкны михнәтләр күреп тапса, гөнаһлары кичерелгән хәлдә таң аттыра, Аллаһы Тәгалә аннан разый була".
  • "Кеше тәнендә харамнан кунган ит өчен иң лаеклы урын - җәһәннәмдер".
  • "Телемнәр, ягъни ашый торган ашамлыгың хәләл булганда, догаң шиксез кабул була".
  • Бер заманыбыз табибы: "Күп ашаучы сәламәтлеккә туймас, гомере кыска булыр, аш тәмам сеңеп бетмәстән элек икенче мәртәбә ашамау тиешле, әмма күп ашау урынына саф һәм яхшы су эчү файдалы", - диде.
  • "Әгәр тәннәрегезне харам ризык белән җыйсагыз, кыямәт көнендә шушы тәннәрегез тәмуг утына ягулык булыр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса