Рәфкать Шаһиев: Җанны да чистартып була
Бөтен нәрсәне чистартып була, җаен, чарасын, вакытын гына белергә кирәк.
Хак сүз
Табигать артык кызып китеп, тузан белән капланса, яңгыр явып, чистарынып ала. Үзебезнең тәнебез пычранса, юынабыз.
Гомумән, пычракны бер дә яратмый инде адәм баласы. Киемен дә, йорт-җирен дә, машинасын да юып-чистартып кына тора. Чисталык бит сәламәтлек чыганагы. Моны барыбыз да беләбез. Нинди кайнар мунчаларда, сауналарда утырып тирлибез, тәннәребездән кер чыгарабыз, ах-ух килеп кызуга өтелә-өтелә чабынабыз. Аннан салкын душ астына керәбез. Ә соңыннан рәхәтлек кичерәбез.
Ә җаныбыз кайчан чистара соң? Бу дөнья шакшысында ул да пычрана торгандыр бит?! Әшәке уйлар, ялгыш фикерләр, ярамас эшләр, уйламыйча әйтелгән сүзләр, белеп һәм белми кылган гөнаһлар... Кайнар мунчада утырып су белән генә коеп төшереп булса икән аларны! Бөтен нәрсәне чистартып була, җаен, чарасын, вакытын гына белергә кирәк. Без күп нәрсәне белмибез шул. Кем беләндер ачуланышып, аралар бозылып китсә, кәефең төшеп, күңелсезләнеп, эчең пошып йөрисең. Я гафу үтенеп, я килешеп аралар җайлангач, җанны шатлык, тынычлык хисләре биләп ала.
Мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне Гарәфә көне дип атала. Быел ул 30 июльгә туры килә. Хаҗ кылучылар бу көнне Гарәфә тавында, өйләдән алып кояш баеганчы Аллаһка ялваралар, сорыйлар, телиләр, елыйлар. Тазасы да, ябыгы да, озыны, кыска буйлысы, кәкресе, бөкресе, ир-аты, хатын-кызы, агы, карасы, сарысы – меңәрләгән куллар югарыга сузылып, иреннәр Аллаһка ялварып пышылдый, күзләрдән бертуктаусыз яшь ага. Юк, монда «мескен, көчсез» хатын-кызлар гына еламый. Монда өрлектәй саллы ирләр берәүдән дә кыенсынмый, битләре буйлап берөзлексез аккан яшьләрен сөртергә онытып елый. Чөнки Гарәфә тавында син дә, бер Аллаһ кына. Ул синең елавыңнан да, гөнаһыңнан да көлми. Ул синең сереңне башкаларга сөйләми. Бу көнне адәм балалары Аллаһ каршына тезләнеп, җанын чистартырга тырыша.
Җәннәттән куылып, интегеп, тилмереп озак бер-берсен эзләгәннән соң, гөнаһларыннан арынгач, атабыз Адәм белән анабыз Һава Гарәфә тавында очрашалар. Икенче төрле аны Рәхмәт тавы дип тә атыйлар. Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәрнең соңгы вәгазе 632 елда, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә була. Соңгы вәгазендә ул үзенең соңгы пәйгамбәр булуын, адәм балалары өчен дөрес, туры юл Коръән һәм үзенең сөннәте икәнен, халыкларның шушы хак диндә булырга тиешлеген әйтә. Әлбәттә, шушындый тарихи да, изге дә урында басып тору, безләрне юктан бар кылган Аллаһка ялвару аның бар һәм бер булуына дәлил. Бөтенесе бер Аллаһтан икәнен күптән аңлар вакыт җитте.
Грециянең дөньяга билгеле галиме, океанологы, профессор Шрейдер «Дөньяның барышы Коръәндә әйтелгәннәрне раслый», дип язды. АКШ галиме, биолог, профессор Альфред Корнер бу хакта: «Коръәндә бирелгән мәгълүмат дөрес, хак һәм ул хәзерге заманның фәнни методлары белән раслана бара», - ди.
Боларны бит дөньяны фәнни күзлектән карап өйрәнгән галимнәр әйтә. Атаклы Иоганн Вольфганг фон Гете исә: «Коръәннең эчтәлегенә хәйран
каласың. Ышаныгыз, бу китап мәңге үзенә тәэсирен югалтмаячак, башка милләтләрне дә үз тирәсенә туплаячак», дип үзенең соклануын яшерми.
Әйе, моны күпләр аңлый, таный, тик тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп кенә бетерә алмыйбыз. Көчебез, теләгебез, тырышлыгыбыз җитми. Әгәр дә барысы да безнең генә кулдан килә торган булса, якыннарыбызны югалту ачысын татыр идекме?! Бөтенесе бер Аллаһ кулында. Шушы урында, укучыларым, ватсапка җибәргән бер кыйссаны искә төшерәсем килә.
Күпбалалы, мохтаҗлыкта яшәүче бик дини, бик тәкъва бер хатын Аллаһтан ярдәм сорап, радиога үзенең мөрәҗәгатен юллый. Радио хезмәткәрләре хатынның язмасын үзгәртүсез эфирда яңгыраталар. Әлеге мөрәҗәгатьне бүгенге заманның денсез бер бае ишетә. Һәм хатыннан, аның хисләреннән көләргә теләп, бүлмәсенә үзенең сәркатибен чакырта, хатынның адресын белергә куша. Яшәгән җирен ачыклаганнан соң, күп кенә кирәк-яраклар, ризыклар алып, әлеге бай мохтаҗ хатынга илтеп бирергә кушып, сәркатибен җибәрә. Бу нигъмәтләр кемнән дип сораса, Иблистән диярсең, ди бай.
Бу кадәр нигъмәтне күргәч, хатын елый-елый рәхмәтләр укый. Алып килүчене кунак итә. Китәргә кузгалгач, сәркатип:
– Ә бу нигъмәтләрне сезгә кем биргәнен беләсегез килмиме? – ди, елмаеп.
– Юк, – дип җавап бирә хатын. – Әгәр дә Аллаһ боерса, Иблис тә китереп бирә, – ди.
Әйе, барысы да Аллаһ кулында. Аның рәхмәте бик киң. Шуңа да бу көнне һәркем Аллаһка мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, без күпне сорыйбыз. Сораганнарыбызның тиз арада булуын телибез. Тик бөтенесе алай тиз генә булмый шул. Аллаһы Тәгалә «Гарәфә көнендә «Раббым» дип кул күтәреп, миннән сораучының сораганын бирмәскә оялам» дигән. Сабыр итеп көтә белергә, сәбәбен кылырга кирәк.
Быел Хаҗ гамәлен кылуны Аллаһ күпләргә насыйп итмәде. Хаҗга бармаучылар бу көнне ураза тотып уздырса, Аллаһы Тәгалә узган елдагы һәм киләсе ел гөнаһларын гафу итәрмен дигән. Бирсен Ходай! Изге гамәлләрне күбрәк кылып, гөнаһлардан арыныйк. Киләсе Корбан гаетләрен дә җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа