Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан аеның фазыйләте

Ислам динендә 12 айның иң зурысы булып Рамазан ае санала. Күп кеше Рамазан аеның кадерен белми, бу айны, ураза тотмыйча, гөнаһлар кылып үткәрә. Әгәр дә алар Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен белсәләр, дөнья эшләрен калдырып, Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырлар һәм көннәрне вә төннәрне хәерле гамәлләрдә үткәрерләр иде....

1.Аллаһ Тәгалә бу айда ураза тотуны фарыз кылды;
Аллаһ Тәгалә ураза тотуны Мөхәммәд (с.г.с.) өммәтенә генә фарыз кылмады, ә бөтен алда килеп киткән пәйгамбәрләрнең дә өммәтләренә фарыз итте.
Мөхәммәд (с.г.с.) ураза тотуның фазыйләте турында шулай дип әйтә:
«Адәм баласының һәр гамәле өчен әҗер-савап арттырып бирелә. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып 700гә хәтле арттырыла. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Бу - уразадан башка гамәлләр өчен генә. Дөреслектә, ураза ул Минем өчен һәм Мин аңа Үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: бер шатлыгы авыз ачканда, ә икенчесе Раббысы белән очрашканда» (Мөслим, 1151).
Рамазан аенда ураза тоту гөнаһлардан котылырга ярдәм итә. Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди:
«Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, 38).
Имам ән-Нәвави аңлатуынча, бу хәдистә сүз кечкенә гөнаһлар турында бара. Чөнки Мөхәммәд (с.г.с.) башка бер хәдистә:
«Биш вакыт намаз уку, бер җомга намазын укыганнан соң икенче җомга намазын уку, Рамазан аенда ураза тотканнан соң икенче Рамазан аенда ураза тоту алар арасында булган гөнаһларның гафу ителүенә сәбәпче булып торалар, әгәр дә кеше олы гөнаһлардан сакланса», - ди (Мөслим, 574).
Ә олы гөнаһларга килсәк, алардан котылу өчен кеше тәүбә итәргә тиеш.
Уразага керер алдыннан төнлә торып (сәхәр) ашау сөннәт гамәл булып санала. Бу гамәл безне яһүдләр һәм насаралар уразасыннан аерып тора. Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди: «Безнең ураза белән китап әһелләренең уразасы арасындагы аерма - ул төнлә торып ашауда» (Мөслим, 2604).
Әгәр дә кеше сәхәр ашаса, Аллаһ Тәгалә аның ризыгына, байлыгына, эшенә, гаиләсенә һәм үзенә бәрәкәт бирә. Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди:
«Уразага керер алдыннан төнлә торып ашагыз, чөнки сәхәр вакытында бәрәкәт бар» (Бохари,1923).
Шулай ук Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди:
«Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак» (Тирмизи, 807).
2.Рамазан аенда күк һәм җәннәт ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла;
Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди:
«Әгәр дә Рамазан ае килсә, җәннәт ишекләре ачыла» (Бохари, 1898).
Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди:
«Әгәр дә Рамазан ае керсә, күк ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шайтаннар чылбырга бәйләнеп куела» (Бохари, 1899).
3. Рамазан аенда «Ләйләтүл-кадер» - кадер кичәсе бар;.
Бу кичә мең айдан да хәерлерәк. Аллаһ Тәгалә ул төндә ел әйләнәсендә булачак вакыйгаларны билгели. Бу вакыйгаларны тормышка ашыру өчен, Ул аны билгеле бер фәрештәләргә йөкли. Кем дә кем аның әҗер-савабыннан мәхрүм калса, ул чыннан да күп нәрсәдән мәхрүм калган кеше була. Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди: «Сезгә бәрәкәтле Рамазан ае килде. Аллаһ Тәгалә сезгә бу айда ураза тотарга кушты. Бу айда күк ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла, иң азган шайтаннар богаулар белән бәйләп куела. Аллаһ Тәгаләнең бу айда бер кичәсе бар. Ул мең айдан да хәерлерәк. Кем дә кем анда биреләчәк хәерле нәрсәдән мәхрүм калса, ул чыннан да мәхрүм калган кеше була» (Нәсәи, 2118).
Әгәр дә кеше бу кичәдә бик күп төнге намазлар укыса, аның кечкенә гөнаһлары гафу ителә. Кадер кичәсендә җир йөзенә бик күп фәрештәләр иңә. Бу фәрештәләр гыйбадәт кылучы мөселманнар өчен дога кылалар, Аллаһ Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне сорыйлар.
4. Рамазан аенда кылынган гомрә хаҗ кылуга тиңләшә;
Ягъни Аллаһ Тәгалә ул кешегә хаҗ кылган шикелле әҗер-савап яза. Мөхәммәд (с.г.с.) Мәдинә шәһәрендәге бер хатынга шулай дип әйтте:
«Әгәр дә Рамазан ае җитсә, Гумра кыл. Дөреслектә, Рамазанда кылынган гомрә хаҗга тиң» (Бохари).
Ләкин бу Зүл-Хиҗҗә аендагы хаҗны өстән төшерми, ул шулай ук кылганчыга хәтле фарыз булып кала.
5.Рамазан ае ул - тәравих намазын уку ае;
Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди:
«Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп тәравих намазын укыса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, 37).
Шулай ук бу хәдистә дә кечкенә гөнаһлар турында сүз бара.
6. Рамазан аенда, башка айларга караганда, сәдакага әҗер-савап күбрәк бирелә;
Әнәс ибн Мәлик әйтә: «Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с.)нән: «Рамазаннан соң кайсы айда ураза тоту хәерлерәк?» - дип сорадылар. Ул: «Рамазанны зурлау өчен Шәгъбән аенда тотылган ураза», - дип җавап бирде. Шуннан соң: «Кайсы сәдака саваплырак», - дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», - дип әйтте» (Тирмизи, 665).
Шуңа күрә мөселман кешесе бу айда мохтаҗ кешеләргә күбрәк сәдака бирергә һәм юмартлык күрсәтергә тиеш.
7. Рамазан ае ул - җәһәннәмнән котылу ае;
Мөхәммәд (с.г.с.) бу турыда шулай дип әйтә: «Рамазан аеның беренче кичәсе җитсә, шайтаннар һәм җеннәрнең иң начарлары богаулап куела. Бу айда җәһәннәм ишекләре ябыла һәм аның бер ишеге дә ачылмый, ә җәннәт ишекләре ачыла һәм аның бер ишеге дә ябылмый. Ул айда бер фәрештә: «Әй изгелек кылырга теләүче! Күбрәк изгелек кыл! Әй гөнаһлар кылырга теләүче! Гөнаһлар кылудан тукта!» - дип аваз сала. Аллаһ Тәгалә бу айның һәр төнендә билгеле бер кешеләрне җәһәннәм утыннан азат итә» (Тирмизи, 684).

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса