Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан аенда ниләр эшләргә ярамый?

Бүген Рамазан ае башланды. Изге Рамазан ае иманыбызны ныгыта, күңелебезне сафландыра.

Җир йөзендәге барча мөселманнар олуг кунак - айларның солтаны, бәрәкәт һәм байлык, гафу һәм барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае булган Рамазан аен зарыгып көтә. Бу ай мөселманнарның тәкъвалыкка ирешә торган вакыты.

18 июньдә мөселман дөньясы, бар эшен Аллаһка багышлап, Аның ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлады.

Рамазан - һәр иманлы йөрәк өчен куаныч, һәр изге гамәл кылучыга шатлыктыр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә ("Бәкарә", 185 нче аять): "И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз", - дип әйтте.

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Рамазан ае бик мөбарәк бер айдыр. Бу айның башы - рәхмәт, уртасы - мәгърифәт, ахыры - җәһәннәм газабыннан котылудыр", - диде.

Ураза сүзе "тыелу" дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен безгә шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә арынырга кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһы Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала", - диде. Димәк, үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге яисә ябыгу өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен, рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Әгәр без сәламәтлегебезне генә уйлап яки ябыгу өчен генә ураза тотсак, моның файдасы фәкать дөньялыгыбыз өчен генә була.

Безне чыннан да зур сынау көтә. Раббыбыз иманыбызны ачлык һәм сусызлык белән сыный. Беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык, су бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, хәләл икмәкләрдән, судан тыелабыз икән, һәммәбез дә, Рамазан аендагы уразабыз өчен күп сөенечле вәгъдәләр барлыгын яхшы белә.

Рамазан аенда ураза тоту ризык вә эчемлектән генә өзелү түгел, иң мөһиме, ул кешенең күңелен һәм ниятләрен начар уйлардан, зарар китерүче начар сүзләрдән, ялганнан, бәхәсләрдән һәм башка зыянлы нәрсәләрдән читләштерүче гамәл.

Рамазан ае - ураза тотып хозурлана торган ай. Бу айда ураза тоту сәбәпле әүвәлге гөнаһларыбыздан пакьлану мөмкинлеге бирелгән. Расүлуллаһ с.г.в. әйтте: "Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-саваплар вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота икән, аның әүвәлдә булган барлык гөнаһлары гафу ителер" (Имам Әл-Бухарий риваятеннән). Кем шушы Рамазан аен калебен һәм гамәлләрен төзәтеп уздыра алса, ул Аллаһы тарафыннан уразаның иң зур бүләгенә - гөнаһларыбыз кичерелүенә ирешә ала.

Раббыбыз Коръәни-Кәримнең "Әл-Бәкара" сүрәсенең 183 нче аятендә:

"Әй, иман китергән бәндәләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды", - дип уразаның фарызлыгын белдерде. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә бәндәләргә төрлечә эндәшә. Ә менә ураза турында әйткәндә: "Әй, иман китергән кешеләр", - дип эндәшә безгә. Чөнки Раббыбыз белә: иман китермәгән, иманы зәгыйфь кешенең ураза тотарга көченнән килмәвен. Күпләр, көннәр озыная барган саен, ураза тоту авыррак, дип саный. Икенчеләр, эссе, озын җәй көннәрендә туры килгән уразаны тотып булырмы икән, сусауга ничек түзәрбез, дип икеләнә. Кайберәүләр - вакытым юк, икенчеләр - эшем күп, өченчеләр - пенсиягә чыккач тотармын әле дип, юк сылтауны бар итә. Аллаһ безгә беркайчан да көчебез җитмәгәнне йөкләми. Раббыбыз авырлыгы белән җиңеллеген дә бирә бит.

Рамазан - мөселманнарның үз нәфесләре белән көрәшү ае да. Гомер буе адәм баласының нәфес белән аңы көрәшә. Без үзебезнең нәфес артыннан кууыбыз белән түбәнгә тәгәрибез. Ә менә Рамазан ае нәфесебездән өстен икәнебезне, аны җиңә алуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Безнең һәркайсыбызның нәфесе бар, әгәр без шушы нәфесебезне җиңсәк, олы җиһадта җиңүчеләр булырбыз", - диде.

Уразаның асылы исә - кешенең яхшылык эшләргә омтылуында, аның яхшы сүз белән, бер-берсенә яхшы мөгамәлә белән булышуында, кешенең бер-берсе турында кайгыртуында, бер-берсе турында яхшы сүзләр әйтүендә, бер-берсен гафу итүендә. Әгәр без Рамазан аенда үзебездә көч табып, үзебезнең нәфесне җиңеп, нәфестән өстен икәнебезне, хайваннардан өстен икәнебезне күрсәтеп, бозыклыклардан тыелсак, Аллаһның рәхмәте безгә җәннәт булыр.

Раббыбыз: "Ураза ул - бәндә белән Минем арадагы яшерен гыйбадәт", - диде. Без бер генә кешенең дә уразамы-түгелме икәнен белә алмыйбыз, аны фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә. Раббыбыз әйтте: "Аның бәһасен дә Мин генә белермен, - диде. Аллаһы Тәгалә: "Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа (хисапсыз) әҗерне Үзем белеп бирәм", - дип әйтте (Кудси хәдис).

"Кыямәт көнендә адәм балалары: "Нишләп мин бу уразаны күбрәк тотмадым икән, шушының хәтле әҗер-саваплары булганын белсәм, мин моны тагын да күбрәк тотар идем, нәфел уразалары да тотар идем", - дип үкенер ди. Рамазанда ураза тотмаган кешеләр, фәрештәләрнең ураза тотучыларны олуглап йөргәннәрен күреп, бик үкенерләр, ди. Без дә хуш исле булып, шушы кешеләр шикелле итеп кыямәт көнендә Аллаһ хозурында матур булып йөргән булыр идек, нишләп без бу дөньяда ураза тотмадык, дип әйтерләр", - диелә хәдистә.

Рамазан шәрифтә, мең айдан да хәерлерәк булган кадер кичәсе билгеләнгән. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Дөреслектә, Без Коръәнне Кадер кичендә иңдердек. Кадер киченең ни икәнен сиңа нәрсә белдерде? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер ("Әл- Кадер" сүрәсе, 1-3 нче аятьләр).

Пәйгамбәребез с.г.в. Рамазан ае хакында тагы: "Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар", - диде. Әйе, Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылганга тигез.

Аллаһы Тәгалә һәрбер гыйбадәтне адәм баласы өчен хикмәтле, файдалы кылган. Ләкин кеше бер гыйбадәтне матди файдасы өчен дип кылса, Аллаһ аннан ул гамәлне кабул кылмый. Һәрбер гамәл фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылынырга тиеш.

Ураза тотуның хикмәте, мәгънәви файдасы - тәкъвалыкны арттыру, булмаса - булдыру. Ураза тоту белән кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның горурлыгы, тәкәбберлеге киселә. Сусау, ачлык авырлыгын татып фәкыйрь-мескеннәрне искә төшерә. Нәтиҗәдә, күңелендә аларга карата шәфкать, мәрхәмәт хисе уяна.

Ураза тотучы кеше Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белә башлый. Чөнки күп очракта булган нәрсә кадерләнми, югалгач кына кадере, кыйммәте беленә. Шуның өчен авыру кеше сәламәт кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак белә. Без дә үзебезгә бирелгән нигъмәтләрнең ләззәтен алардан тыелмыйча торып белмибез. Ураза да үзенә күрә бер үлчәү. Шул үлчәүнең бер тарафында ураза тотуны тапсак, икенче тарафында тәкъвалыкны, сабырлыкны, мәрхәмәтлелекне, шөкер кылуны һәм сәламәтлекне табарбыз.

Рамазан ае - гафу итү ае да. Шуңа күрә тормыш ваклыклары белән моңа кадәр бер-беребезгә булган ачу, үч, нәфрәтләребезне Рамазанның тышында калдырып, бер-беребезне гафу итик. Моңа кадәр туган-туганы белән, дусты-кардәше белән, гомумән, һәрберебез ниндидер юк-вак сәбәпләр белән араларыбызны өзгән булсак - яңартыйк. Кардәшлек, туганлык, мөселманның бер-беренә булган хакларын, ата-ана хакын, бала хакын, ир-хатын хакын, күршелек хакларын искә алып, хаклыйк. Кайберәүләребез кемгәдер үпкәләп йөргән булса, ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алыйк. Хәтта безгә ниндидер начарлык эшләгән кешеләр турында да без бу айда яхшы сүзләр генә сөйләргә тиеш. Яхшы сүз сөйләргә көчебездән килмәсә, аларның начар гадәтен әйтми торсак яхшырак булыр.

Рамазанның күркәм ифтарларында - авыз ачтыру мәҗлесләрендә бер-беребезгә йөрешеп, кардәшлегебезне ныгытыйк. "Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс", - диелә хәдистә. Өч кеше чакырып булса да, табын җыю күркәм эшләрдән санала.

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Рамазан - сабырлык ае. Сабырлыкның савабы исә җәннәттер", - дигән. Икенче бер хәдистә: "Ураза тоту - сабырлыкның яртысы, сабырлык исә - иманның яртысы", - диелә. Рамазан аен сабырлык белән Аллаһы тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны да үтәргә тырышыйк. Әлеге айның һәр минуты кыйммәтле, шуңа да Аллаһы алдында зур җаваплылык белән үткәрергә тиешбез, бары шул чакта гына Аның киң рәхим-шәфкатенә ирешербез. Дин кардәшем, хәлеңнән килеп, Рамазан аеның уразасын тотмау олы гөнаһ санала.

Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә: "Әгәр берәү сәбәпсез Рамазан аеның бер көнендә ашаса (ягъни көндез), гомере буе ураза тотып та, ул көнен каза кыла алмас" - дип хәбәр итә. Раббыбыз беркемгә дә авырлык теләми, авыр хәлдә булганнарга, сырхау кешеләргә, мосафирләргә Рамазан аенда ашарга рөхсәт ителә, ләкин мосафир йортына кайткач, сырхау кеше терелгәч, тотмаган Рамазан уразаларын башка айда каза кыла ала.

Рамазан ае - юмартлык, мәрхәмәтлелек ае. Бу мөкәддәс айны ярлыларның, мескеннәрнең, туган-якыннарыгызның хәлләрен белеп үткәрик. Хәлләребездән килсә инде мохтаҗларга, мәчетләребезгә ярдәм күрсәтик. Сәдака өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатыйк, ятим балаларны кинәндерик!

Үз-үзебезне, гамәлләребезне риячелектән вә көнчелектән саклыйк. Риячелек белән үтәлгән гыйбәдәт гыйбәдәттән саналмас, күрсәтелеп бирелгән сәдака сәдакадан китмәс!

Рамазан - Коръән ае. Ошбу айда Аллаһының Коръән-Кәриме иңде һәм Рамазан аенда Коръән уку олы фазыйләтле гамәлләрдән булып тора.Шуңа да Рамазан ул - Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән аеруча яктыртылган, нурлы ай. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Рамазан ае бик олуг ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде" ("Әл-Бакара" сүрәсе, 185 аять).

Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән Аллаһының бәндәсенә шәфәгать кылачаклар. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Кыямәт көнендә ураза вә Коръән адәм баласына шәфәгать кылырлар (ягъни аны яклаучы булырлар). Ураза әйтер: "Әй, Раббым! Ошбу бәндәңне көндезләрен ризыктан вә шәһвәттән тыеп тордым". Коръән әйтер: "Ошбу бәндәңне төннәрен йокыдан тыеп тордым. Әй, Раббым! Мине аңа шәфәгатьче итсәң иде". Һәм ураза вә Коръән ошбу бәндәгә шәфәгать кылырлар".

Рамазан аебызны хөрмәт итеп каршы алыйк.Ул җиткәнчегә кадәр ошбу ай турында дин китаплары укыйк, борчый торган сорауларыбызны дин әһелләреннән белешү дә комачау итмәс. Рамазан исемле юмарт кунак безгә никадәр күп бүләкләр алып килә, ләкин халыкның бик аз өлеше генә ул бүләкләрне кирәк дип санап кабул итә, ә күпме кеше аларны кире кага!

Әйе, беркем дә үзенең киләсе Рамазанга хәтле яшәрме, юкмы икәнен белми. Киләсе Рамазан уразасын тота алырмы? Инде быел Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт килеш Рамазан уразасын каршыларга насыйп иткән икән, без аны Хак Тәгалә кушканча үтәргә тиешбез. Моңарчы әле бер тапкыр да икмәк белән судан тыелып тора алмаганнар быел Рамазан аен зурларга үзендә көч табып, ураза тотсалар, моңарчы хәрамнарга кул салган, хәрам ризыклар ашаган булсалар, быел шушы хәрам ризыклардан - аракылардан, дуңгыз итләреннән тыелып, бәлки Аллаһының рәхмәте белән башка елларда да ураза тотарлар, хәләл ризык ашарлар.

Раббыбыз әйтте: "Рамазан аенда җәннәт капкалары ачык булыр, җәһәннәм капкалары бикле булыр, шайтаннар чылбырлар белән богауланган булыр".

Инде шушы айга керәбез икән, аны изге гамәлләр белән үткәрик. Кино-сериалларны читкә куеп, күбрәк Коръән аятьләре укырга тырышыйк. Булдыра алсак мәчеткә тәравих намазларына да йөрик, зәгыйфь иманнарыбызны ныгытыйк!

Рамазан аенда кылынган Гомра-Хаҗ кылуга тиңләшә. Ягъни Аллаһы Тәгалә ул кешегә хаҗ кылган шикелле әҗер-савап яза. Пәйгамбәребез с.г.с: "Әгәр дә Рамазан ае җитсә Гомра кыл. Дөреслектә, Рамазанда кылынган Гомра хаҗга тиң", - диде (Бухари). Ләкин бу Зүл-Хиҗҗә аенда кылырга тиешле хаҗны өстән төшерми, ул шулай ук кылганчыга хәтле фарыз булып кала.

Таравих намазлары ошбу изге мөбәрак айга гына хас булган гыйбадәтләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәте белән ошбу таравих намазын, мөбарәк изге айның зиннәте иткән, төнге намазларны торгызу белән адәм баласына әүвәлдә булган гөнаһарыннан арыну вә ярлыкану табу мөмкинлеге биргән.

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-савап вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗергә ирешәм дигән ният белән төнге (таравих) намазларын укыса, ул кемсәнең әүвәлдә булган гөнаһлары гафу ителер", - диде.

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да исән-сау Рамазан аен каршы алырга насыйп әйләсә иде! Ураза аен тотарга сабырлыгын, куәтен, чыдамлыгын бирсә иде! Аллаһыга гыйбәдәтләребезне үтәп, киләчәктә Гает куанычына да ирешергә, бәйрәм шатлыгын бергәләшеп уздырырга барчабызга да насыйп итсә иде!

Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде! Амин.

Җәмил хәзрәт Халирахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса