Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Нәзарәт сайтында “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы ачылды

Яңа рубрика сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы эшли башлады. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Яңа рубрика сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка гамәлләрнең тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Шулай итеп, әлеге рубрикада ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, фитыр сәдакасын бирүнең минималь күләме, фидия һәм 2019 елда Рамазан аенда нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башкалар буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Шулай ук алда тиздән үткәрелүче республикакүләм ифтар, әлеге зур чараны оештыру һәм үткәрү өчен өлеш кертү ысуллары, Казанда һәм Татарстанда ифтар кылу урыннары турында белергә мөмкин.

Әлеге рубрика Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торылачак. 

 

Фото: dumrt.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса