Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Коръән фестивале оештыралар

Өч меңнән артык квадрат метр мәйданда мастер-класслар, конкурслар, викториналар һ.б. була.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте, «Фадлан» продюсерлык үзәге, «Актив» волонтерлар хәрәкәте 24 мартта Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Коръән фестивале оештыра. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне Мәскәүнең Җәмигъ мәчете төрле яшьтәге төрле дин һәм милләт вәкилләре өчен зур мәдәни-мәгърифәтчелек, полиэтник һәм поликонфессиональ мәйданчык булачак. Өч меңнән артык квадрат метр мәйданда мастер-класслар, конкурслар, викториналар һ.б. узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чара «Сафмар» һәм «Зәкят» хәйрия фондлары ярдәмендә үткәрелә.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса