Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Мөселман егетләре һәм кызлары белем бәйгесендә капма-каршы көрәшәчәк

Россия ислам институтының “Яшьләр бистәсе” дини белем бирү проекты “Яшь teacher” интеллектуаль уены үткәрәчәк.

21 февральдә Россия ислам институтының “Яшьләр бистәсе” дини белем бирү проекты беренче тапкыр “Яшь teacher” уенын оештырачак. Ул, мөселман егетләре һәм кызларын ике командага бүлеп, интеллектуаль бәйге формасында үтәчәк, дип хәбәр итте "Татар-информ"га проектның җитәкчесе Әхмәд Насыйбуллин.

  • “Яшьләр бистәсе” - дини белем бирү проекты. Ул проект кысаларында һәр атна саен Татарстандагы унга якын авыл мәчетләрендә якшәмбе дини мәктәпләре дин нигезләре өйрәтү белән шөгыльләнәләр. Җәен “Яшьләр бистәсе” балалар өчен мөселман лагерьлары оештыра.

“Яшь teacher” өч этаптан тора, өч атнага бер үткәреләчәк. Уенның сораулары тирә-юньдә булган һәрнәрсәгә багышланган: дин мәсьәләләре, космос, медицина, тарих турында һ.б. Бөтен этапларны үткән катнашучылар зур бүләкләргә ия булачаклар.

“Уенның максаты яшь мөселман студентларының укудан тыш вакытларын файда белән, күңелле, дус атмосферада үткәрү. Һәм дә яшьләрне “Яшьләр бистәсе” проекты эшчәнлеге белән кызыксындыру. Ислам динендә кызлар һәм егетләрнең катнаш бер командада булу хупланмый, шуңа күрә капма-каршы ике командада катнашачаклар”, - диде Әхмәд Насыйбуллин.

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса