Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Миңлебай авылында зур вакыйга булды

Быел авыл мәчете салынуга 20 ел тулды.

Әлеге вакыйганы авылдашлар зурдан кубып уздырды. Чарага мәчетнең имамы Расыйх хәзрәт Гатауллин, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район җитәкчелеге исеменнән Наҗия Хәйдарова килгән иде.

Мәчетне салу идеясе белән моннан 20 ел элек Абрек Нуришанов янып йөри башлый. Әмма фаҗигале үлем аркасында ул башлаган эшен дәвам иттерә алмый. Аның үлеменнән соң туганнары һәм авыл кешеләре мәчетне сафка бастыра. Шулай итеп авыл яңа мәчетле була.

Чарага бакча балалары һәм мәктәп укучылары концерт номерлары әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса