Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Мөхтәсибәт укучыларга бүләк өләште

Яңа уку елы башланыр алдыннан Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе булды.

Аның барышында тормыш максатларын дин белән бәйле әлмәтлеләрнең балалары бүләкле булды.

- Дин гыйлеме һәм дөньяви белем - ике канат кебек - берсе зәгыйфь булса, икенчесе белән генә очып булмый, - дип башлады сүзен Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов балаларга мөрәҗәгать итеп.

Өйлә намазы укылгач та үзәк мәчеттә узган чарага җыелган балалар арасында мөхтәсибәттә эшләүчеләрнең, Ислам динен тарату юнәлешендә хәләл көчләрен кызганмаган имамнар, аларның ярдәмчеләренең ул һәм кызлары бар иде. Алар өчен мәктәптә кирәк булырдай кием-салым яки уку әсбаплары алу өчен шәһәрдәге билгеле спорт кибетенә сертификатлар әзерләнгән иде.

- Бердән, дин юлында тырышып йөргән кешеләргә ничек тә булса бүләк ясыйсыбыз килде. Шулай да аларны куандыруның иң үтемле юлы дип балаларына бүләк бирүне таптык. Икенчедән, бу бит әле үз вакытында республикабыз Президенты башлап җибәргән, хәзер исә Татарстан күләмендә бара торган изге акцияне дәвам итү дә. Аннары максатыбыз балаларны бирегә чакырып бүләкләү генә дә түгел, ә бәлки укуның, гыйлем алуның әһәмиятен аңлатып, аларга шушы чарада рухи көч биреп, күтәренке кәефле итү дә, - дип сөйләде журналистларга Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Аның сүзләренчә, балачакта әйтелгән сүз, эшләнгән гамәл кеше күңеленә сеңеп калучан. Шуңа күрә кайчан да булса әлеге изгелек орлыгы шытып, җимешләрен бирергә тиеш.

- Без - олырак кешеләр балаларыбызны үзебез сыман итә алмыйбыз, алардан үзебезгә тиң робот ясау да мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә аны кушмый да. Әмма без балага киләчәген табарга, дөрес юлдан барырлык юнәлеш бирергә, яшәргә нигез салырга тиеш. Шуны эшләсәк, вазифа үтәлгән дип саный алабыз, - дип тә ассызыклады имам-мөхтәсиб балаларга гына түгел, күбрәк олыларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса