Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Мәчеткә ярдәм кирәк

Әлмәт районының Урсалы авылындагы "Нурсала" мәчетен халык аеруча үз итә. Әмма бина кысан булганга, бөтен кеше дә кереп бетә алмый. "Бездә үзеңне өйдәге сыман хис итәсең", - ди мәчетнең имам-хатыйбы Таһир хәзрәт Зарипов.

- Азия, Кавказ кешеләре нигездә Әлмәтнең Үзәк мәчетенә йөрсә, безгә татарлар белән руслар килә. Халык саны буенча мәчетебез районда икенче урында. Хатын-кызлар да байтак. Гаетләрдә меңләгән кеше килеп, күбесе урамда торырга мәҗбүр, - дип сөйли Таһир хәзрәт. - Мәчетне зурайту өчен тагын бер зал төзергә ниятлибез. Рус авылында урнашсак та, җомга көннәрендә хәтта башка диндә булган әби-бабайлар урамга чыгып, вәгазь тыңлый. Без халыкка файдалы мәгълүмат җиткерергә телибез, тәрбия мәсьәләсен еш кузгатабыз. Хәзер исламда агымнар күбәеп китте. Якын-тирә районнардагы мәчетләрдән аермалы буларак, без алар турында сөйләп, халыкны кисәтәбез.

Гыйбадәтханәнең хәзерге мәйданы 210 квадрат метр тәшкил итә. Халыкны сыйдырып бетерү өчен планлаштырылган икенче залның проекты да, сметасы да әзер. Изге эшкә 8,5 миллион сум акча таләп ителә. "Сәдака акчасына гына әллә ни майтарып булмас, ут-су, газга җитсә дә яхшы әле", - ди имам-хатыйб. Оешмаларга ярдәм сорап хатлар юлланган инде, әмма булышачакбыз дип ышандырган кеше генә юк икән әле. Изге башлангычта катнашсагыз иде.

423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт районы, Урсалы, мәчет, Колхоз ур.

ИНН/КПП 1607003131/164401001

БИК 049202792, кор. счет 30101810400000000792

Әлмәт шәһәре «Девон-Кредит» банкында исәп-хисап счеты 40703810900000000022

Бәйләнешкә керү өчен телефон: 8 919 644 01 38 (Таһир хәзрәт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса