Әлмәт таңнары

Мәчет-мәдрәсәләрдә каникуллар нәтиҗәле узган

Әлмәт районы һәм шәһәре мәчет-мәдрәсәләре базасында ир-егетләр һәм кыз балалар өчен үзенчәлекле лагерьлар оештырылган иде.

Анда Әлмәт балалары гына түгел, республиканың башка торак пунктларыннан килгәннәр дә дини гыйлем һәм тәрбия алган.

- Укулар барышында дин сабакларыннан тыш, ир һәм кыз балаларның гаиләдә, җәмгыятьтә нинди урын биләгәнен, үз-үзләрен ничек тотарга тиеш икәнлекләрен аңлатуны да бурыч итеп куйдык. Шулай итеп берәр айлык курслар вакытында алар үзәк мәчеттә һәм кызлар мәдрәсәсендә яшәп укыдылар, - дип сөйләде Фәһим хәзрәт.

Укулар әле дәвам итә. Каникуллар тәмамлангач алар мәктәп программасына авырлык китерелмәс дәрәҗәдә үзгәртелеп биреләчәк. Шулай итеп нәни әлмәтлеләргә дөньяви гыйлем белән беррәттән дин сабакларын алырга да мөмкинлек булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: