Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә Корбан чалу быел ничә сумга төшәр?

Узган елгы кебек Корбан чалыр өчен махсус мәйдан булдырылырмы дип, безнең редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр шактый.

Корбан сарыгының бәясе якынча 4500-7000 сум булачак. Сарыкның авырлыгына карап бәя куела.

Корбан чалуның үзенә килсәк, быел да узган елгы кебек махсус мәйдан булдырылыр дип көтелә. Соңгы елларда Әлмәттә бу йола махсус корылган урында - үзәк мәйдан тирәсендә урнашкан уңайлы җирдә уза. Биредә Корбан чалу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла: Корбан өчен малны сату оештырыла, чалу урыны билгеләнә, сугымчылар сайлана. Узган ел Алаһы Тәгалә кушканны үтәргә теләүчеләр өчен бер меңгә якын корбанлык сарык китерелгән иде.

Үз йорты белән торучылар корбанны үзләрендә дә китерә ала.

Сарыктан кала, корбан итеп, сыер, дөяне китерергә мөмкин. Тик быел дөя суеп, корбан чалырга теләк белдерүчеләр юк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса