Әлмәтнең яңа мәктәбендә кызлар белән малайлар аерым укыячак [+ФОТОЛАР]
Әлмәттә быел яңа мәктәп ачыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегендә дөньяви фәннәр белән бергә дини дәресләр дә укытылучы урта белем бирү мәктәбе яңа уку елына әзерләнә. Биредә ремонт эшләре әкренләп ахырына якынлаша, уку программасы расланган, белем йортына укучылар кабул итү тулы көченә бара. Гади мәктәптән ул нәрсәсе белән аерыла һәм аның өстенлекләре нидә? Бу хакта безгә шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бәян итте.
СУ-2 микрорайонындагы кызлар мәдрәсәсе янәшәсендә сентябрь аенда «Нур» мәктәбе дә балаларга белем бирә башлаячак. Мөселман мәктәбе элеккеге яшүсмерләр клубында урын ала. Биредә малайлар да, кызлар да белем алачак. Яңа уку елында барлыгы 30 укучы кабул итәргә исәплиләр. Алар гомумбелем бирү фәннәре белән беррәттән факультатив рәвештә ислам фәннәрен дә өйрәнәчәк.
– Дини булган әти-әниләр бер әйберне аңлый: балага кечкенәдән догаларны, динилекне өйрәтеп калдырырга кирәк. Бүген мәктәпләрдә дин дәресләре юк. Әмма бу белемнәрне гаиләдә бирергә әти-әнинең дә вакыты, гыйлеме җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шуңа да дин дәресләре укытырга дигән максат белән мәктәп ачу теләге күптән бар иде. Бинаны да теркәгән идек. Республикада бу тема шулай ук еш күтәрелә. Олырак кешеләр «үзебезнең мәктәпләр булса иде» дигән фикерләрен җиткерә. Быел бездә православие гимназиясе дә ачыла. Без дә тәвәккәлләп, Аллага тапшырдык. Татар телен күтәрү теләге дә көчле, – ди шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.
Биредә теләге булган һәркем укый ала. Беренче сыйныфка укучылар кабул иткәндә исә әти-әнинең һәм баланың туган тел нигезләренә өйрәнү теләге исәпкә алыначак. Нәрсә яман, нәрсә яхшы икәнлеге, үзеңне тоту кагыйдәләре, аралашу нечкәлекләрен балаларга сүрәләр аркылы җиткерергә ниятли мөгаллимнәр.
– Мәктәптә малайлар һәм кызлар аерым укыячак. Саба районында мондый тәҗрибә бар инде. Анда ул пилот проекты буларак гамәлгә ашырыла. Мин моны тирәнтен өйрәндем. Педагогия институтында укыгач, мин аның буенча диплом да яклаган идем. Аеруча миңа аларның фикерләре кызык тоелды. «Бергә укыганда малайлар кызларга, кызлар малайларга комачаулый, дәресләрдә малайлар кызлар артына кача», ди укытучылары. Аерганнан соң ике якта да укуга игътибар арткан. Ә үз-үзеңә таяну ул ир-атта егетлек тәрбияли. Элек илебездә дә аерып укыту гамәлдә булган. Моның бер хикмәте булган бит, – ди имам-мөхтәсиб.
Дәресләр биредә татар телендә алып барылачак, чит телләрдән шулай ук гарәп теле дә сайланган. Фәһим хәзрәтнең бу уңайдан да фикере саллы:
– Бөтен җирдә хәзер инглиз теле укытыла, кая карама өстенлек шуңа бирелә. Ләкин башка телләр дә бар бит. Безнең теләк – балалардан тел белгечләре әзерләү. Кечкенә чакта аларның хәтерләре яхшы була, һәр
нәрсәне тиз ятлый, истә калдыра. Сабый вакытта телләр, дин дәресләре, тәрбия, әдәп-әхлак өйрәтмәсәк, 18 яше тулып, кая бәрелергә белмәгәннән генә мәдрәсәгә килерме ул?
«Нур» мәктәбендә туклануга да игътибар зур булырга тиеш, биредә балалар бары тик хәләл ризык кына кулланачак. Имам-мөхтәсиб билгеләгәнчә, кечкенәдән үк хәләл ризык белән тукланган баланың ихтыяр көче зур була. Андый бала төрле авырлыкларга, авыруларга да ныклы, чыдам булып үсә. Психик яктан тотрыклы булып формалаша.
Белем йортында уку программасы 1-4 нче сыйныфлар өчен йөз тота. Факультатив буларак каллиграфия дәресләре дә кертергә исәплиләр.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа