Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтлеләргә горурланырга сәбәп бар [+ФОТОЛАР]

Әлмәтне бөтен илгә таныткан галим Ризаэддин Фәхреддинның тууына быелгы гыйнварда 158 ел тулды.

Әлеге уңайдан районда тәүге тапкыр мәшһүр галим, мәгърифәтче, язучы, дин эшлеклесе эшчәнлегенә һәм тормышына багышланган «Ризаэддин Фәхреддинның мирасы» дигән викторина оештырылды.

Быел Риза Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова Әлмәт районы мөхтәсибәте белән берлектә викторина игълан итәргә уйлаган.
- Район күләмендә викторина оештыру идеясы инде күптәннән өлгергән иде. Район мөхтәсибәтенә рәхмәт. Мин сорауларны әзерләдем, алар оештыру һәм бүләкләүне үз өсләренә алды. Сорауларның быел җиңелрәкләрен сайладык. Өлкән буынның әлеге чарага җитди каравы күңелләргә сары май булып ятты. Кайберләре Риза Фәхреддин музеена килеп, бары тик анда гына булган мәгълүматларны да белеп китте хәтта, - диде, музей директоры Диләрә Гыймранова.
Викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләр шактый булса да, җиңүчеләрне билгеләү дә әллә ни авырлык тудырмады. Бөек мөгаллимнең мирасын иң тулы белүче һәм өйрәнүче булып Роза Ганиева танылды. Алия Хәсәншина, Булат Гыймаев, Мәдинә Хәмзинә, Берлия Кәримова, Мәрьям Әхмәтҗанова да сорауларга тулы җавап бирүчеләр арасында булды. Истәлекле бүләкләрне, әле күптән түгел генә табадан төшкән «Гаилә» дигән китапларны иң актив катнашучыларга тапшырдылар. Һәр кешегә исә викторина катнашучысы дигән сертификат та бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса