Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

"Әлмәт таңнары" викторина игълан итә

Газетабызның "Кыйбла" сәхифәсе якынлашып килүче Корбан гаете алдыннан викторина тәкъдим итә. Җавапларны 20 сентябрьгә кадәр редакциябезгә юллый аласыз. Җиңүчеләргә бүләкләр 24 сентябрьдә шәһәр паркында узачак гает бәйрәмендә тапшырылачак.

Викторина сораулары

1. Корбан чалу тарихы нинди сүрәдә бәян ителә?

2. Корбан сүзе гарәпчәдән нәрсә дигәнне аңлата?

3. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен ни чаклы әҗер-савап язылыр? Дәлиле нинди?

4. Корбан кайчан чалына?

5. Корбан итен ничек дөрес итеп бүлергә?

6. Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш?

7. Хайванны чалганда кыйблага каратырга кирәкме?

8. Тумыштан мөгезсез яки печтерелгән хайваннар да корбанлыкка ярыймы?

9. "Раббың өчен намаз кыл һəм корбан чал!" дигән аять кайсы сүрәдән?

10. Хаҗны кайсы айда кылалар?

11. Ике еллык гөнаһларны нинди ураза бетерә?

12. Җәннәт капкаларын саклаучы фәрештәнең исемен атагыз.

13. Пәйгамбәребез с.г.в. ничә тапкыр хаҗ кылган?

14. Пәйгамбәребез с.г.в. һәм өммәтебез өчен фарыз булган беренче намаз нинди?

15. Нинди көннәрдә ураза тотарга ярамый?

16. Хаҗ төрләрен атагыз.

17. Ислам диненең беренче мәчетен атагыз?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса