Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте «Хаҗ турында беләсеңме?» исемле дини викторина игълан итте [+ ВИКТОРИНА СОРАУЛАРЫ]

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте «Хаҗ турында беләсеңме?» исемле дини викторина тәкъдим итә. Җавапларны редакциягә 1 августка кадәр юллый аласыз.

Элемтәгә керү өчен телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчеләргә бүләкләр Корбан гаетендә тапшырылачак.

Викторина сораулары

1. Нәрсә ул хаҗ?

2. Хаҗның ничә төре бар?

3. Хаҗ белән Гомрәнең аермасы нидә?

4. Хаҗ кемгә фарыз?

5. Хаҗ йолалары

6. Ихрамдагы кешегә нәрсәләр тыелган?

7. Ихрам халәтен бозган очракта аны йолу өчен кирәк булган гамәлләр?

8. «Гарәфә» көне нинди көн?

9. Нинди гамәлләр өчен Хаҗ кылу савабы языла?

10. Үлгән кеше өчен хаҗ кылырга ярыймы?

11. Балигълык яшенә җитмәгән кешеләр хаҗ кыла аламы?

12. Хаҗ, Корбан гаете турында язылган нинди әсәрләр беләсез?

13. Зәм-зәм нәрсә ул?

14. «Әл-Харам» мәчетенең манаралары ничәү?

15. Нәрсә ул «кисва»?

16. «Бәйтел-мәгъмур» нәрсә ул?

17. Кара ташның көмеш белән уратылып алуының сәбәбе нидә?

18. 1817 елдагы Түбән Бенгалиядәге вакыйга киләсе еллардагы хаҗга йогынты ясый. Нинди вакыйга ул, аның нәтиҗәсе нинди?

19. Коръән-Кәримнең кайсы сүрәләрендә хаҗ турында әйтелә?

20. Кәгъбатулла өстендәге япма (кисвә) ел да яңартыла. Искесе кая куела?

21. Хаҗ турында нинди хәдисләр беләсез?

22. 1964 елның 21 маенда бу кеше хаҗдан туган җиренә әйләнеп кайта. «Мәккәдән хат» язган бу кеше кем, аның турында ниләр беләсез?

23. Госманлы Төркия солтаннары Хаҗ кылмый торган була. Ни сәбәпле? 24. Хаҗ сәфәренә чыгып, вафат булган күренекле шәхесләрне һәм вафат булу урыннарын атагыз.

25. Хаҗның фарызлары һәм вәҗибләре?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса