Зиннур хәзрәт ШӘЙХЕТДИНОВ: «Кесә турында уйласаң, эшләп булмый»
Челтәр койма белән уратып алынган «Зиннур» мәчетенә йөрүчеләр арасында танышларым аз түгел. Әлмәтнең бу ягында яшәп тә, шәһәрнең читенә кадәр ерак ара узып баруларын алар: «күңел шунда тарта», дип аңлата. Мәчеттә булып, Зиннур хәзрәт Шәйхетдинов белән аралашып кайтканнан соң, араның ерак булуы мөһим түгеллегенә инандым.
Кайбер дин әһелләрен тыңлаганнан соң, күңелгә шом керә, кайчакларда юктан да үзеңне гөнаһлы итеп тә сизә башлыйсың. Ә берәүләре белән аралашу, бер кәлимә сүз алышу да җаннарны нурландыра, догаларның көченә тагы да ышанасың. Зиннур хәзрәт белән сөйләшүебез дә эзсез узмады. Һәр сүзе – дәва, башкарган эшләре үрнәк, теләкләре ихлас.
Хезмәт юлы
Зиннур хәзрәт үз гомерендә өч урында эшли, өчесеннән дә тырыш, төгәл, төпле белгечне җитәкчелек тә, коллектив та җибәрергә теләми. Әлмәттәге автотранспорт хуҗалыгына машина йөртүче булып урнашкан егет тиз арада эксплуатация буенча җитәкче, коммерция буенча директор урынбасары вазифасына кадәр күтәрелә. 14 ел дәвердән соң, аны 2 нче төзелеш идарәсенә эшкә чакыралар. Гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасарына командировкаларда да еш йөрергә туры килә, әмма ул зарланмый, оешма үсеше өчен үзеннән зур өлеш кертә. Бервакыт «Дуслык» нефтьүткәргече вәкилләре килеп, Зиннур аганы үзләренә эшкә чакыра. Идарәдән китү турында ике уйлап бер төшенә кермәсә дә, чакыруны ул кабул итә һәм биредә директор урынбасары булып 20 ел хезмәт куя. Лаеклы ялга аны биредән зурлап, хөрмәт белән озаталар. Бүләкләренең саны юк, алар арасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Мактау грамотасы да бар.
- Шөкер, тормыш юлын лаеклы уздым, һәр урында бердәм, тату эшләдек, җитәкчелек югары бәяләде. Боларга ирешүнең сере гади: мин хәмер эчмәдем, тартмадым, акчага кызыкмадым, - дип тыйнак кына әйтеп куйды Зиннур хәзрәт.
Сүзгә Өммегөлсем апа – Зиннур хәзрәтнең хәләл җефете кушылды:
- Зиннур үз көче белән дүрт почмаклы өй салды, аны алты почмаклы итте, кирпечтән дә йорт салды. Бервакыт ОБХССтан килеп төштеләр. Тикшерделәр. Бөтен документ бар, һәр төзелеш материалына, хәтта кадакка кадәр исәпле. Аларны бер папкага теркәп барган идек. Документларны алып китеп тә карадылар. Шуннан соң: «Күпме начальник тикшердек, модный гадел җитәкчене беренче тапкыр күрәбез», дип сөйләгәннәр. Документлар белән папка әле дә исән. Аның акчага кызыкмавы хак.
Рәхмәтле адым
- Күпләр хәмер белән яна. Мин якын да килмәдем. Бары тик үз эшемне җиренә җиткереп, тырышып эшләдем, - дип сүзен дәвам итә Зиннур хәзрәт. - Иманлы булу исә кечкенәдән үк канга сеңгән иде. 4 нче сыйныфта укыганда ук «Иман калимә»сен өйрәндем. Аны яшереп укыганым хәтердә, күрсәтергә ярамый иде бит. Әти атаклы Кизләү шәкерте булган, 7 ел укыган ул анда. Пенсиягә киткәч, мин дә Иске Әлмәттәге мәчеткә йөреп, ике ел Наил хәзрәттә укыдым, дини гыйлем тупладым, намазга бастым. Совет урамындагы 1 нче мәхәлләгә намазга йөри башладык. Ләкин автобус юньләп йөрми иде. Үзе ерак, үзе уңайсыз. Уйлана башладым: үзебезнең якта мәчет төзергә кирәк. Әкренләп урын эзләдем. Ниһаять, йорт каршындагы бакчадан ике урын сатып алып, оешмалар, зур җитәкчеләр, дуслар-туганнар ярдәме белән мәчетне торгыздык. Тырышлык, сәләт, үҗәтлек белән ерып чыктым бу эшне. Рәсмиләштерү дә җиңел булмады. Баш иеп, танышларга бардым, берсе дә кире какмады.
Ярдәм итүчеләрнең исемнәре Шәйхетдиновларның күңелләрендә генә уелып калмый, алар һәркемне калын дәфтәргә дә теркәп бара. Зиннур хәзрәтнең һәр тиене исәптә, юк-бар сүзләр йөрмәсен, ялгыш уйлар комачауламасын өчен һәркемгә квитанциясен дә бирәләр биредә. Бүгенге көндә дә хәер-сәдака тапшыручыларга түләү турында кәгазьләр бирелә. Гаделлек менә шунда да чагыла. Әлеге дә баягы тикшерүчеләр килгәндә «Татарстанда мондый отчет алып барган мәчет юк» дип китәләр икән.
Мәчеткә кем генә килсә дә, биредә хөрмәт һәм ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар. Шуңа да намазга йөрүчеләр, савапка өметләнеп килүчеләр, дини гыйлем алырга теләүчеләр дә моннан өзелми. Ураза аенда тәравих намазына гына да 2017 елда 760 кеше килә, узган ел алар саны 1200 дән артып китә. Бу күктән алып әйтелгән саннар түгел, мәчеттә килүчеләрнең исемлеген дә алып баралар. Күз алдына китерәсезме, төнге 10-11 ләрдә киләләр. Зиннур хәзрәт әйткәндәй, «өметләре булмаса килмәсләр иде». Менә бу очракта да ул халыкны кайгырта, караңгыда килү-китү мәшәкатен уйлап, юл бүлеге хуҗасы белән сөйләшә дә, халыкны тәравих намазыннан соң өйләренә тарату өчен автобус сорап ала. Әлеге күркәм гадәт берничә ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, Зиннур хәзрәт оештыра белү сәләтенең мөһим булуын монда да дәлилли. «Һәр эшне план белән эшләмәсәң, бернәрсә дә барып чыкмый», ди ул үзе.
Саваплы гамәл
«Зиннур» мәчетен бизәүче, хәзрәтнең киң күңелле, изге теләк-нияттә булуын күрсәтүче тагын бер бәһасез гамәл бар – биредә үзләре эзләп тапкан 85 ятим, мөмкинлеге чикләнгән, караучысыз калган кешеләргә ярдәм күрсәтелә. Билгеле, мохтаҗлар саны үзгәреп тора. Узган ел сәдакалардан кергән акчаларга Ураза гаетендә һәрберсенә 700 әр сумлык, Корбан гаетендә 1300 әр сумлык азык-төлек каплары тапшырылган. Болары да исәпле, махсус комиссия тикшерә, һәр тиенне терки. Ярдәм итү исә дистә еллар дәвамында алып барыла – оештыручыларның бу гамәле үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
- Шундый хәл булды бер елны: газчылар мәчеткә газны өзәбез дип килделәр. Кышкы көн, җылысыз калу мәчет ябылу дигән сүз. Ә түләргә акча юк. Шуннан соң 18 ел буена укучылардан бер тиен акча сорамаган Зиннур хәзрәт барысын да җыеп сөйләште. Халык каршы килмәде, кем күпме бирде – җыелды акча. Мәскәүдән туганнар да ярдәм итте. Шулай итеп, мәчеттән җылы өзелмәде, уртак тырышлык белән монысын да ерып чыктык, - дип халыкның мәчет өчен янып торуын, хөрмәт итүләрен сөйләде Өммегөлсем апа.
Иманга китерү юлында
«Зиннур» мәчете ачылган көннән алып мәдрәсәдә белем эстәргә килүчеләр өзелми. Бүген биредә өч төркемдә 44 кеше укый. Балалар якшәмбе мәктәбендә гыйлем ала. Дин сабагын башта Тәзкирә абыстай укыта, аннары «Гөлсинә» мәдрәсәсендә 4 ел белем бирелә. Теләгән кеше укуын зуррак уку йортларына барып дәвам итә. Чыгарылыш кичәләре дә зурлап үтә монда. Ел саен Мәүлид ашы уздырылып, зур бәйрәм оештырыла, укучыларга шәһадәтнамәләр тапшырыла. «Булдыра алырбыз микән дип, шикләнеп киләләр, укуларын тәмамлагач, сөенечләреннән елый-елый китәләр. «Үзебезне белемле дип йөргәнбез, берни белмәгәнбез икән», диләр. Төрле өлкә кешеләре бар араларында», - ди Зиннур хәзрәт. Дин гыйлеменнән тыш, күркәм холык, инсаф та алып китә алар.
Менә шулай мөселманнарны киләчәккә, яңарышка алып бара «Зиннур» мәчете. Өлкән яшьтә булуына да карамастан бабаларыбыздан килгән Аллаһы Тәгаләнең хак юлыннан атлаучы һәм тирә-якка иман нуры таратучы Зиннур хәзрәтнең сүзе бер һәм төпле: «Чын йөрәкле булырга кирәк. Кесә турында уйласаң, эшләп булмый».
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Автор фотолары
- «Гөлсинә» мәдрәсәсе 2014 елда ачыла. Аны төзүдә ярдәм итүчеләр исемлеге диварга да язып эленгән. Мәскәүдә яшәүче кызлары Гөлсинә дә язмыш тарафыннан җибәрелгән авыру-сынауга бирешмичә, үз мөмкинлеген булдырып, мәчет-мәдрәсәгә һәрдаим булышып тора.
Сания апа Шакирова, мөгаллимә:
- Октябрят, пионер, комсомол булып үскән буын без. Ул тәрбия белән яшәсәм дә, Аллаһы Тәгаләгә ышанычым бар иде. Пенсиягә чыккач, та бирегә килдем. Мәчетебез тыштан да, эчтән дә ялт итеп тора, мохиты әйбәт. Зиннур хәзрәтнең тырышлыгы булмаса, биредәге эшләрне оештырып булмас иде. Аллаһы Тәгалә кодрәтне дә, талантны да мулдан биргән аңа. Монда һәркем рәхмәткә йөри, хөкүмәт тарафыннан берни каралмаган. Ә бит килгән кешегә күңелләренә үтеп керерлек итеп дога укып калмыйсың икән, кеше кабат килмәскә дә мөмкин. Дөнья куганнар кесә калынайта, монда исә андыйлар юк. Рухи байлыкка өстенлек бирелә мәчеттә. Татар телендә аралашуыбызга сөенеп йөрибез. Җитәкчебез, абыстаебыз әйбәт. Аллаһы Тәгалә аларны халыкларны туплау, аң-белем бирү өчен яраткан дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа