Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе "килмешәк" түгел

Казанда нәшер ителүче "Сиражи сүзе" газетасында басылып чыккан "Әлмәт халкы килмешәккә калганмы?" мәкаләсеннән соң (2015 елның октябре, № 10) бер төркем әлмәтлеләр мөхтәсибне яклап, җирле басмада үз сүзләрен әйтүне кирәк тапты. Әлеге язма алар тарафыннан башкалага да юлланды.

Без, Әлмәт шәһәре мөселманнары, "Сираҗи сүзе" газетасындагы мөхтәсибәт, Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов турындагы мәкаләне укып, бик гаҗәпкә калдык. Бер мөселманның икенче мөселманга таш атуы бик сәер тоелды. Ул бит урамнан килгән кеше түгел, Әлмәт районы мөхтәсибе, яшь булуына карамастан, инде гыйлемле галим кеше. Редакция нигә бу мәкаләне язучы кешенең исемен күрсәтмичә, безнең шәһәр мөселманнарына кара яга? ("Сираҗи сүзе"ндә мәкалә ахырына "Әлмәт кешесе" дип куелган - Ред.)

Шөкер, беребезнең дә әле беркемнән дә Фәһим хәзрәт турында мондый ямьсез сүзләр ишеткән юк, киресенчә, аның адресына яхшы фикерләр генә яңгырый.

Мин, Әминә, биш бала анасы. Бик кайгылы вакытымда мәчеткә кергәнемне хәтерлим. Фәһим хәзрәт ул чагында мине җылы сүзләр белән тынычландырды, дога кылып озатып калды. Минем өчен ул бала кебек. Яшь булса да үзе бик тәҗрибәле, изге җанлы, яхшы күңелле кеше. Яшь галимгә ярдәм итәсе, киңәшләр белән теләктәшлек күрсәтәсе урынга ямьсез уйлы кешеләр аңа начарлык аталар. Нинди ният белән эшләнә бу эш? Яшьләргә кай ягы белән үрнәк гамәл бу? Моны бары тик фетнә күтәрергә омтылу дип кенә кабул итәргә була.

Хәтерегездә булса, Республика мөфтиенең үтенече буенча җылы йортын, туганнарын, эш урынын калдырып, Фәһим Әхмәтҗановны динне торгызу нияте белән шәһәребезгә китерделәр. Аны акча урлый дип шикләнүчеләргә болай дип дәшәбез: руслар әйтмешли, "По себе людей не судят".

Ә Ураза гаете бәйрәменә килгәндә, ул чара мөселманнар өчен генә түгел, ә башлыча әлегә диннән ерак булган кардәшләребезне дингә тарту нияте белән үткәрелгән. Айгөл абыстайның исә Сәхабә хатыннары кебек дин эшләрендә хәләл җефетенә терәк, ярдәмче булуына шатланырга гына кирәк.

Исламда фетнә чыгару, мөселманнарны бер-берсенә каршы котырту үтерүдән дә зуррак гөнаһ исәпләнә. Мөселманнар бер-берсенә һәрбер изге эштә ярдәм итәргә тиеш. Бер мөселман икенчесенең гаебен яшерсә, Аллаһы Тәгалә аның гаебен дөньяда һәм ахирәттә яшерә икән. Бер-берсенең гаебен фаш итсә, Аллаһы Тәгалә үз гаебен фаш итәр.

Газетага бу ямьсез хатны язучы әлеге эшне белмичә эшләгән икән, Аллаһы Тәгалә аны кичерә күрсен. Белә торып эшләгән булса, ул кешегә тизрәк тәүбә кылырга кирәк.

Кардәшләрем, шушы кыска гомеребезне начарлыклар эшләмичә, Аллаһы Тәгәлә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәк иде.

Зөлхия Исмәгыйлева, Зәйнәп Надырова, Әминә Мортазина, Миләүшә Сөләйманова, Мәрьям Хәмитова, Мәгъсүмә Гыйләҗева, Нәфисә Хәсәншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса