Әлмәт мөхтәсибәте хәйрия акциясе игълан итте
Әлмәт мөхтәсибәте күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан айлык хәйрия акциясе уздыра.
Аның барышында киемнәр (яңа һәм яхшы сакланган), азык-төлек, канцтоварлар, уенчыклар һ.б. җыю оештырыла. Кирәк-яракларны Мәрҗани урамында урнашкан үзәк мәчеткә теләгән вакытта китерергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: +7(937) 000-33-13 (Руслан Бажутов).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа