Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

“Линдовская нәселле кош фабрикасы”на “Хәләл” стандартлар сертификаты тапшырылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлары комитеты реестрында хәләл продукция җитештерә торган 118 предприятие теркәлгән.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлары комитеты яңа оешмада – “Линдовская нәселле кош фабрикасы” ябык акционерлык җәмгыятендә сертификация уздырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • “Линдовская нәселле кош фабрикасы” предприятиесе Мари Эл республикасында 2013 елдан бирле эшләп килә. Кошчылык фабрикасы “Черри Велли” токымлы үрдәкләр һәм “Линдовская” токымлы казлар үрчетә.

Сертификат фабриканың җиһазларын, инвентарен һәм продукцияне җитештерү технологияләрен хәләл станлартларына туры килүеннән чыгып бәяләү нәтиҗәсендә тапшырылды.

Тикшерү әлеге оешманың продукцияне чыгару шартлары хәләл сатандарт кагыйдәләренә туры килүен раслады. Предприятиедә чыгарылган барлык азык-төлек “Хәләл” стандартлары комитетының хәләл билгесе белән тамгаланачак.

Бүгенге көндә комитет реестрында хәләл продукция җитештерүче 118 предприятие теркәлгән. Аларның 72се - Татарстанда, ә 46сы Россия төбәкләрендә эшли.

2018 елда комитет 53 предприятиягә сертификат тапшырды. Россиядә ит җитештерү юнәлешендәге 31 фабрика “Хәләл” стандартлары комитеты сертификатына ия.

 

Фото: dumrt.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса