Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Коръән уку буенча хатын-кызлар арасында иң зур халыкара бәйгегә Татарстан вәкиле барган

Татарстаннан Зәйнәп Яруллина һәм Дагыстаннан Патимат Магомедова призлы урын ала алмаган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган Коръән уку бәйгесендә Татарстаннан Зәйнәп Яруллина һәм Дагыстаннан Патимат Магомедова катнашкан. Бу  - Коръән уку буенча хатын-кызлар арасында уздырыла торган иң зур бәйге. Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Зәйнәп Яруллина Казанда Коръән хафизлар әзерли торган үзәктә белем алган.

Шейх Фатыйма бинт Мөбарәк исемендәге халыкара Изге Коръән уку бәйгесенә йөз илледән артык илдән катнашучы җыела. Призлы урыннар ала алмасалар да ватандашларыбыз икесе дә бик яхшы чыгыш ясады, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россиянең Коръән укучылары һәр елны 17 халыкара бәйгедә катнаша. Алар Россия Мөфтиләр шурасы юлламасы буенча бара, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса