Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Коръән мәгънәләренең татарча китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Басма Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде.

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә, дин әһелләре һәм татар җәмәгать эшлеклеләре катнашында Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасытәкъдим ителде. 760 битле басма "Хозур" нәшриятында 1000 данәдә басылып чыккан.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда  игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде.

Басманы әзерләгәндә, мөфтият белгечләре татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр, аеруча Ногмани, Мөхәммәд Садыйк ибн Шаһ Әхмәт Имәнколый Казаниның “Тәсхил әл-бәйан”, Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан” хезмәтләре, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләр файдаланган. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать иткән.

"Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый", - дип белдерде Татарстан мөфтияте.

 

Фото: Алсу Исмәгыйлева

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса