Әлмәт таңнары

Корбанлык хайван нинди булырга тиеш?

Пар тояклы - кәҗә, сарык, дөя, сыер сайларга кирәк, башка хайваннар корбанлыкка туры килмиләр. Авыру, сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык яки буаз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килгәндә, дөягә биш яшь, үгез яки сыерга ике, кәҗәгә, сарыкка бер яшь булу шарт. Куй белән сарыкның бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Җиденче айга кергән сарыкны Корбан итеп чалырга ярый". (Әхмәд). Ә менә кәҗәне, гәүдәсе нин­ди булса да, бер яшь тулмыйча чалырга ярамый. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Яшьләре буенча җитлеккән хайваннарны Корбан чалыгыз, әгәр сезнең моның белән авырлыклар килеп чыкса, урта яшьтәге (җәдәгә) сарыкны Корбан чалыгыз». Әбү Хәнифә мәзһәбендә «җәдәгә» сүзе алты айлык тәкәне аңлата. Ләкин бу билгеләмәнең сыер яки үгезгә кермәвен билгеләп үтәргә кирәк. Хәтта яшь ярымлык булып ике яшьлеккә охшап торса да Корбан чалу ярамый. Шуңа күрә шәригать буенча сыер яки үгез өчен ике яшь икәнлеген истән чыгарырга түгел.

Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя - җидешәр кеше өчен. Бер үзеңә бер сыер, бер дөя корбан кылу да дөрес. Андый мөмкинчелеге булмаган кешеләргә бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый. Тумыштан мөгезсез яки печтерелгән хайваннар да корбанлыкка яраклы. Корбанлык өчен иң хәерле хайван булып симез, мөгезле, ак төстәге тәкә санала.

Җәмил хәзрәт Халирахманов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим