Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан нисабы билгеле булды

Фәһим хәзрәт шулай ук август башында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә узган Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы нәтиҗәләре хакында да сәйләде.

Анда мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашкан. Сүз, башлыча, Корбан бәйрәменә әзерлек турында барган.

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Бәйрәм намазын уку Татарстанның барлык мәчетләре өчен дә кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач башкарылырга тиеш дип расланган.

- Җыелышта Корбан нисабы күләмен 17 мең сум дип килештеләр. Ул көмеш бәясе белән исәпләнә. Шулай итеп Корбан гаете җитәрәк, гаиләдә асыл ихтыяҗлардан кала, ягъни гаиләң каралган, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән, кредитларың ябылып, акча ихтыяҗы беткәннән соң, 17 мең сум акчаң бар икән, кешегә корбан чалу вәҗиб яки мәҗбүри. Шуңа күрә игътибарлы булыйк, корбан бурычын калдырмый, шул сәбәпле Аллаһка якынаю мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйк, - дип аңлатты имам-мөхтәсиб.

Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына- якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса