Корбан итен ничек бүләргә?
Итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк.
Өчтән берен бәйрәм табыны әзерләргә, өчтән берен туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә, калган өчтән бер өлешен үз гаиләңә калдырырга кирәк. Шулай ук аш үткәрмичә, калган өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин. Пәйгамбәребез с.г.в. дә: "Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз", - диде.
Җәмил хәзрәт Халирахманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа