Әлмәт таңнары

Корбан чалу вакыты һәм әдәпләре

Корбан чалу вакыты

Корбанга дип билгеләнгән хайваннар 10 нчы зөлхиҗҗәдә (24 сентябрьдә) Гает намазыннан соң чалына башлый. Корбан 10 нчы зөлхиҗҗәдә чалынмыйча калса, 11-12 нче зөлхиҗҗәдә чалу да дөрес санала. Ләкин 12 нче зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң дөрес булмас. Әгәр гает намазына кадәр Корбан чалынса, бу Корбан чалу үтәлмәгән була. Пәйгамбәребезнең с.г.в. хәдисендә: "Кем гает намазына кадәр корбан чалса, бу корбаннан китмәс, ит кенә булыр,", - диелә.

Корбан чалу әдәпләре:

- Корбан чалу өчен алынган хайванны саварга, йонын кыркырга, анда утырып йөрергә, ягъни көндәлек гамәлләрдә файдаланырга рөхсәт ителми;

- Хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткыру мөстәхәб;

- әгәр дә берәр кеше корбан чалырга ниятләсә, аңа Зөлхиҗҗә ае башлану белән корбанын чалганчыга хәтле тырнакларын кисмичә һәм чәчләрен кыскартмыйча тору мөстәхәб. Мөхәммәд с.г.в. әйтә:"Әгәр дә Зөлхиҗҗә ае кергәннән соң берегез корбан чалырга теләсә, чәченә һәм тырнакларына кагылмасын (кисмәсен, кыскартмасын)" (Муслим, Тирмизи).

Җәмил хәзрәт Халирахманов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим